Чәй өстәле артында аралашып ял иттек
“4 октябрьдә Өчиледә “Яшәү яме бирәсез сез һәркемгә“ дигән бәйрәм кичәсе оештырдык. Рәхәтләнеп җыр тыңлап, чәй өстәле артында аралашып ял итте ихтирамга лаек өлкәннәребез, — дип яза Өчиле авылы китапханәчесе Айсылу Камалова. – Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтовка, иганәчеләр Фәридә апа Вәлиева, Рәшит Фазлыев, Фәнис Гарипов, Тәлгать абый Миндубаевка чиксез зур рәхмәтлебез. Пешекчеләр Фәридә апа Гафиятуллина, Лидия Һидиятуллина, Өчиле һәм Иске Йорт клублары мөдирләре Лилия Минһаҗева, Гөлия апа Сибгатуллина әби-бабаларыбызны тәмле ризыклар белән сыйладылар, күңелләрен күрделәр. Арча мәдәният йортыннан Расих Галимҗанов, Мөнирә Абдуллина, Рәсим Низамиев, Динар Вәлиев, авылдашыбыз Фәрхат Зыятов матур чыгышлары белән сөендерделәр“.