Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Солдат булыргамы, контрактчымы?

Армия хезмәтен узганнар элек-электән дәрәҗәле саналган. Соңгы елларда аның дәрәҗәсе тагын да артты сыман, армия мәктәбен узмаганнарга эшкә урнашуы да кыенлаша бара.

Яшьләр укып бетерә дә, эш таба алмыйча аптырап йөри, эш бирүчегә көнлекче булып яллана, “шабашка”га чыгып китеп, нинди һава торышы булуга карамастан, ачык һавада да, салкында да эшләргә мәҗбүр. Әле бит тормыш корасы, торакны кайгыртасы бар. Төпле эш урының булмагач, аларны нинди акчага булдырырга? Әнә шундый уйлар белән гаҗизләнеп йөрүчеләргә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов контракт буенча хезмәт итәргә дигән киңәш бирә. “Контракт буенча хезмәт иткән егетләр хезмәт срогын бетереп кайтканда өйләнерлек маялы була. Озак вакытка калганнар даими торак шартын да кайгырта алачак”, — дип контрактчылар өчен файдалы мөмкинлекләрне санап китә ул. Алар турында газетабызның 14 сентябрь санында язып чыккан идек. Эшсезлек дигәннән, район мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 19-40 яшьлекләр 20гә якын. Ә исәпкә басмаганнары ничаклыдыр! Яшәгән урынында эш тапмаган яшьләр Казанга чыгып китәргә мәҗбүр. Араларында эшсезлектән җинаять юлына басканы да шактый. Район полиция бүлеге мәгълүматлары буенча, 40 яшькә кадәрле 50 егет төрмәдә утырып чыккан. Ә Арчаның җәзаларны үтәтү идарәсендә исәптә торучы контракт яшендәге егетләрнең саны 50дән артып китә. “Бу хакта әти-әниләр дә балаларының киләчәген кайгыртып уйлансын иде, — дип киңәш бирә хәрби комиссар. — Әгәр яшьләр эш белән мәшгуль булса, начарлык кылмаячак. Ә контракт белән хезмәт итү ул яшьләр өчен бер шөгыль”.

Контрактчыларның мая туплавы, хезмәтнең уңайлы яклары булуы чыннан да хак. Бу турыда беркөн хәрби комиссариатта Фәрид Геймадинов белән очрашып аралашканда тагын инанылды. Фәрид контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә йөри икән, хәрби комиссариатка да шул мәсьәлә буенча килгән.

“Мин контракт буенча ике ел хезмәт итеп 2016 елда кайткан идем инде. Биредә үземә ошаган уңайлы эш таба алмагач, кабат китәргә уйладым”, — ди. Димәк, контракт буенча хезмәтнең уңай яклары күп, юкса, кабат китәм дип йөрмәс иде. Екатеринбургта хезмәт иткән ул. Армиягә киткәнче урта махсус белемгә ия булып, “В”, “С”, “Е” категорияле техника йөртү хокукына ия булган егет армиядә өлкән бензин салып торучы хезмәтен башкарган.

“Контрактчылар гадәттә шәһәрдә фатирларда яши. Ә мин үз теләгем белән тулай торакта тордым. Андагы шартлар да фатирдагыдан ким түгел. Иртән сәгать 8гә эшкә баргандай тезелүгә барабыз, кич 6га кадәр хезмәттә. Кайчак көндезләрен буш вакытлар була, андый чакта торган җиреңә кайтып ял итеп алырга мөмкин. Көндезге ашка дә ике сәгать вакыт бирелә. Ул вакытта үз эшләреңне карарга була. Ә гомумән, үз эшләре өчен контрактчы кичке сәгать 6дан соң буш. Ул вакытта шәһәргә дә чыгып йөрдем. Хезмәт иткән урыным шәһәр эчендә урнашкан иде”, — дип сөйли Фәрид.

Туклану, кием мәсьәләләре белән дә кызыксындым. “Туклану “швед өстәле” рәвешендә иде, нәрсә телисең шул бар: салатлар, беренче, икенче… Килүгә киемнәр бирделәр. Кышын да салкын булмады ул кием белән”, — ди. Чыннан да, акча эшләп мая туплап кайтып була икән, моны Фәрит үзе дә инкарь итми. Ай саен 27 мең сум чыккан (бу суммадан керемгә салына торган салым тотыла), ә ел ахырында унөченче хезмәт хакы, матди ярдәм алганнар. Туклану, яшәү, киенү бушлай булгач, хезмәт хакының күбесе янга кала. Бирегә кайткач күңеленә хуш килгән әйбәт түләүле эш таба алмаган егет янә контракт буенча хезмәт итәргә китү турында карар кылган. “Контракт белән хезмәт итүнең бер елы икегә санала”, — дип, ул ягын да кайгыртып куя. Әлбәттә, стаж буенча лаеклы ялга чыкканда анысы да бик кирәк. “Техниканы яратсаң, үзенә тарта”, — диюче егет тагын техникада хезмәт итәргә дип җыенып йөри. Хәерле юллар үзенә!

Арча егете Нияз Абдуллинның солдат хезмәтеннән кайтуына өч айдан артык кына әле. Укыту-өйрәнүләрне Әстерханда уза ул. Аннары Мари Илендә, хезмәтен шуннан тәмамлап кайта. Казан Дәүләт энергетика университетын тәмамлап китсә дә, өйрәнүләр вакытында машина йөртергә өйрәнеп, механик-шофер булып хезмәт итә. Шунысы әйбәт, хәзер армиядә солдатлар арасында бер-берсен кыерсыту юк, диләр (әллә егетләр әйтеп кенә бетермиме?). Димәк, солдат тынычлап йоклый ала. Армиянең тагын бер әйбәт ягы — солдатларга туганнары белән телефон аша аралашу мөмкинлеге тудырылган. Әлбәттә, теләүчеләрне эш белән дә тәэмин итә ала.

“Безнең частьта да контрактчы егетләр хезмәт итте. Эш беткәннән соң алар өйләренә, без казармага кайтып китә идек. Контрактчылар арасында ярты елдан соң өйләренә кайтып якыннары белән күрешеп килүчеләр дә бар. Ә без бер елдан соң гына кайта алдык. Контрактчылар 20 меңнән артык хезмәт хакы алганга, туганнарына да акчалата ярдәм күрсәтә ала”, — дип контрактның кызыктыра торган якларын санап китсә дә, гади солдатның туклану рәвешеннән (анысын әйбәт булды дип мактады), махсус киемнәреннән (салкын булса да түзелгән) канәгать булып, ай саен бирелә торган 2000 сум хезмәт хакы алып хезмәт иткән егет бүгенге көндә туган ягында үзе теләгән эш табуына шат булып яшәп ята.

“Сәламәт булган һәр егет армия мәктәбен үтәргә тиеш, — дип саный ул. — Армия дөньяга  карашны үзгәртә, тормышны тирәннән аңлый башлыйсың, фикерләр дә төплегә әйләнә”.

Ә сайлау хокукы егетләрнең үзеннән тора: гади солдат булып китәргәме, әллә контракчы булыпмы?..

Розалия  Зиннәтова

 

 

Таныклыклы солдат булу кулай

Август ахырында Олы Мәңгәр егете  Рамил Халиков армия хезмәтеннән кайтып төште. Ул ике ел контракт белән Севастопольдә хезмәт иткән. Армиягә чакыру яше җиткәч, үз теләге белән контракт төзеп хезмәткә алынган егет менә ниләр сөйли: “Мин Идел буе федераль университетының физкультура факультетын тәмамлаганнан соң киттем.

Укып бетергәч, армия мәсьәләсе алга басты. Уйладым да, әти-әнигә, мин контракт буенча хезмәт итәм, дигән карарымны әйттем. Хезмәт итәсе җирне үзем сайладым һәм ике елга контракт төзедем. Разведбригадада хезмәт иттем. Контрактчы белән гади солдат тормышы күпкә аерыла. Мин фатирда тордым. Иртәнге һәм кичке тезелүгә эшкә килгән кебек киләсең. Буш вакытларың булса аны үзеңнең файдаңа кулланасың, яшәгән җиреңә кайтып ял да итәргә мөмкин. Телефон үземдә, кесәмдә йөрде, әти-әни якыннарым белән гел аралашып тордым. Ә солдатларга ул чикле, билгеле вакытларда гына кулланырга мөмкин. Баргач та махсус киемнәр бирделәр, туклану да зарланырлык булмады. Хезмәтемнең яртысыннан соң отпускка кайтып килү мөмкинлеге тудырылды. тик юл чыгымнарын бу очракта үзем түләдем. Армиягә яше җиткән егетләргә киңәшем шул: әгәр киләчәктә авыл җирендә яшәп калырга уйлыйлар икән, гади солдат булып хезмәт итү дә җитә, тик авылдан китеп үзең яхшы дип санаган, теләгән эшкә урнашырга уйласаң, контракт төзеп хезмәт итү уңай. Ләкин контрактны кая туры килсә шунда түгел, элиталы, дәрәҗәле гаскәр сайларга киңәш итәм”.

Узган атнада, гадәти армиягә алыну белән контракт төзеп хезмәт итүнең өстенлекле яклары турында Арча педагогика көллияте базасында узган очрашуда районыбызның урта махсус белем бирү уку йортларында белем алучы егетләр дә хәбәрдар булды. Алар белән очрашуга махсус Казаннан, республика хәрби комиссариатыннан ук кайтканнар иде.

Гади солдат булу һәм контракт буенча хезмәт итүнең аермалары турында без Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның хезмәткә чакыру бүлеге җитәкчесе Наталья Гиматудинова белән әңгәмә барышында белдек.

— Наталья Владимировна, контракт белән хезмәт итүнең өстенлеге нәрсәдә?

— Контракт белән хезмәт итүчеләргә торак белән тәэмин итү, белем алу, медицина ярдәме күрсәтү, аерым категория хәрбиләр өчен азык-төлек, махсус кием, юлда бушка йөрү (командировкага, чираттагы ялга барганда), лаеклы ялга чыкканда стаж буенча өстенлек, тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләү гараниятләнә. Хәрби 20 ел хезмәт итсә, аңа үзе теләгән җирдән торак бирелә. Өч ел эшләгәч, ипотека программасы буенча фатирлы була ала. Бу очракта ипотека кредитын аның өчен РФ Саклану министрлыгы түли.

— Гади солдат хезмәте белән контрактчылар арасында аерма ничек?

— Иң элек хезмәт хакыннан башлыйк әле. Гади солдат бик аз гына хезмәт хакы алса, контрактчыныкы 7ләтә, 10лата артык. Гади солдат хезмәт итү урынын үзе сайлый алмый, ә контрактчыга мондый мөмкинлек тудырыла. Солдатлар казармада яшәсә, контрактчылар тулай торакта яки аерым фатирда (чыгымын хөкүмәт күтәрә). Гомумән, контрактчылар өчен ташламалар күп.

Сәламәтлеге мөмкинлек биргән, армия хезмәтен узган 40 яшькә кадәрле ир-егетләрне, шулай ук 27 яше тулып, төрле сәбәп белән армиягә алынмаганнарны да контракт буенча хезмәт итәргә чакырабыз. Хәтта сәламәтлеге яхшы булмау сәбәпле армиягә бармаганнар да теләк белдерә ала. Андыйларга медицина комиссиясе уздырыла. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр полиция бүлегендә исәптә тормаска тиеш. Махсус белем дә мәҗбүри түгел. Узган елдан башлап, югары яки урта махсус белеме булганнар армия хезмәте урынына контракт буенча китә ала. Бер елдан соң контрактын өзеп кайтып китә дә ала.

— 1 октябрдән көзге чакырылыш башлана. Быел ничә егет солдат киеме киячәк?

Быел Әтнә һәм Арча районнарыннан 90га якын егет армия хезмәтенә алыначак. Егетләрне мөмкинлек булганча һөнәрле итеп җибәрергә тырышабыз. Ел саен машина йөртү таныклыгына ия булып китүчеләрнең саны арта. Һөнәрлеләргә армиядә дә сорау зур. Аеруча шоферларга. Хәрби комиссариат 2019 елның язында алыначак егетләрне машина йөртү таныклыгына укыту өчен туплый башлады.

— Алар бушлай укыячакмы?

Әлбәттә. Саклану министрлыгы “В” категориясе буенча укыган һәр егеткә 20 мең тирәсе акча бүлеп бирде, шул ук вакытта, ДОСААФ акчалата ташлама ясый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, теләге булса, бу егетләр бушка “Д” һәм “Е” категорияләренә дә укый алачак. Яшьләр уйлансын иде: әти-әниләр кесәсеннән зур суммада акча чыгарып укыганчы, хәрби комиссариат аша бушлай уку кулай түгелме? Армиядә шоферлар шәхси составны йөртә, йөк ташый. Гомумән, укыганнары аларга тормышта һәрвакыт кирәк булачак. Чөнки хәзер техника заманы. Ә армиядә шофер булып хезмәт иткәннәр аннан тәҗрибә туплап, техниканың төзелешен дә өйрәнеп кайтачак. Тагын шунысы бар, әгәр машина йөртүчегә укып китсә, солдат һәркайда кирәкле. Хәрби частьтән килгән офицерлар иң беренче һөнәрлеләрне сайлый.

Киләчәге, аны яхшы итү һәркемнең үз кулында. Рамил сыман алдан кайгыртып, акыл белән эш иткәннәргә тормышта бар мөмкинлекләр ачылачак. Мәкаләне укыгач, армиягә алыну мәсьәләләре буенча сораулар булса, 89393041777 телефоны буенча Наталья Гиматудиновага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Розалия Зиннәтова

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.