Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Арчалылар WorldSkills тан уңышлар белән кайтты

WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты уздырыла башлаганнан бирле районыбыздагы һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы  студентлар да катнашып, җиңүләр белән кайта. Арча педагогика, агросәнәгать көллияте  студентларының уңышы турындагы язмалар берничә тапкыр газета битләрендә урын алды.

Быел ноябрьдә Казанда узган төбәк чемпионатында да Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентларының 3се призлы урын алса, 2се беренче тапкыр чирканчык алып, катнашучы сертификатына ия  булып кайтты. Җәмәгать туклану продукциясе технологиясе бүлегендә укучы Зилә Андреева шул бәхетлеләрнең берсе.

Түбән Оры кызы быел 4 курста, тәмамлау алдында. Сәнгатьтә дә, җәмәгать тормышында да актив кызга оста пешекче-кулинар булуын да күрсәтергә мөмкинлек туды. Уңышында Зилә остаз укытучыларына рәхмәтле.

Бу очракта, уку йортларының җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтү урынлы булыр. Чөнки чемпионатка әзерләнү махсус җиһазлар алуны таләп итә, шактый чыгымнар сорый. Директорлар укытучылар белән киңәшләшеп, яшьләрнең киләчәген кайгыртып, тиешле җиһазлар булдыра. Зиләнең укытучы-остазы Сания Хаҗиәхмәтова өченче ел рәттән төбәк чемпионатында эксперт буларак катнаша, шул исәптән, быел да. “Зилә камыр ризыклары әзерләү остасы икәнлеген күрсәтте. Быел катнашучылар арасында һәммәсе шәһәрдән, авылдан ул үзе генә иде. Шулай да сынатмады. Бәйге шартлары буенча Зилә 8 төрле камыр ризыгы пешерде. Анда 12 данә ипи, 60ар данә ипи-күмәч ризыклары, француз, яһүд милли камыр ашлары, катлы камыр ризыклары… Бөтен параметрларына туры китереп, вакыт аралыгына эшләргә кирәк. Хәтта 60 сантиметр урынына 61 итеп салсаң да, бу хатага санала, җиңүгә киртә куя. Студентларга бар фантазияләрен эшкә җигәргә туры килә. Без, укытучылары, берничек ярдәм итә алмыйбыз, чөнки безгә яннарына килү дә рөхсәт ителми. Күңелдә өметләр булса да, соңгы минутка кадәр җиңүгә ышанмадык. Үзенең җиңүче икәнлеген, өченче урын иясе булуын белгәч, Зилә шатлыгыннан елап җибәрде”, — дип сөйләде ул. Кызның күз яшьләренә җиңү генә түгел, булдыра алу, үз-үзенә ышаныч шатлыгы да кушылгандыр. Чемпионатта катнашканнарга киләчәктә эшкә урнашу, белемнәрен дәвам иттерү буенча да ташламалар ясала, андый тормыш мәктәбе узганнарны эшкә теләп алалар.

Көллиятнең Арчадагы филиалында белем алучы төзүче студентларның чемпионатка таба инде үз юллары бар, дисәң дә ялгыш булмас. Бу уку йорты һәр баруыннан уңышсыз кайтмый. Җиңү яулаган студентлар кайткач кызыктыргыч итеп сөйли, күрәсең, быел хәтта төзүчеләр үз һөнәрләре булмаган ландшафт дизайны буенча әзерләнеп барып, өченче урын алып кайтты. Производствога өйрәтү остасы Надежда Мөхәммәтҗанова аларны бар күңелен биреп әзерләгән шул.

Конкурс биреме буенча алар кечкенә бакчаны төзү, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен башкарган: ком белән тутырылган 20 квадрат метр мәйданлы тартма чикләрендә керамзит блоклардан дивар, бассейн, агач конструкциясе урнаштыру, яшел үсентеләр утырту. Һәр модуль аерым бәяләнә. Шулкадәр эшне 14 сәгатьтә башкарып чыгарга кирәк.

Төзүче һөнәренең бар нечкәлекләрен үзләштереп, 4нче курска җиткән егетләр биремне уңышлы үтәп чыга. Әлбәттә, әзерлек юкка булмый. Нәтиҗәсе — Наласа егете Илсаф Шаһисламов белән Яңа Иябаштан Илназ Ибраһимов 3нче урын алып бронза медаль иясе булсалар, Сеҗе егете Раил Мөхәммәдиевка катнашучы сертификаты бирелгән.

Филиал җитәкчесе Илдар Гайнетдинов көллият җитәкчесе Рифкать Камалетдиновка һәм төзелеш материаллары белән ярдәм иткән өчен “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевка рәхмәтен җиткерә.

Быел катнашучылар һәммәсе көллиятне тәмамлап, тормышның киң ишекләрен ачып керәчәк: кемдер укуын дәвам иттерергә тели, кемнедер армия көтә, кемдер яхшы эш турында хыяллана. Нинди генә эш башкарсалар да, чемпионатта катнашудан алган тәҗрибәләре аларны тормыш юлында озата барыр. Алар инде уңышларның тырышлык бәрабәренә генә яуланганлыгын белә.

Розалия Зиннәтова

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.