Исереккә диңгез тубыктан (Казанда булган хәл)
Шулай Казан кибетләренең берсендә чират торабыз. Бер исерек килде дә нәрсәдер чиратсыз ала башлады. Арабызда бер күренекле ханым чират тора икән. Ул түзмәде: «Сез нәрсәгә чиратсыз керәсез! Монда Фәлән Фәләнова да чират тора әле!» — дип, үзенең канәгатьсезлеген белдерде. Ул ханымның исемен язмыйм. Ихтирамга лаек шәхес. Исерек ул Фәлән Фәләновнаны белгәндерме, юктырмы, «Фәлән Фәләновнагызны…» — дип бик ачы итеп сүгенде. Исереккә диңгез тубыктан шул…