Көләч егетне Арчада кызлар ошатты
КФУның 2нче курс студенты, гел елмаеп торучы җырчы егет 24 ноябрьдә Арчаның 2нче мәктәбендә көтеп алынган кунак иде. “Иртәнге 6да кайтып җитеп, шәһәрегезне карап йөрдем. Сездәге матурлыктан күңелем ял итте”, – дип каршы алды ул безне. Физик мөмкинлеге чикләнгән димәссең – күңеле көр, бик хәрәкәтчән.
Алып баручы, режиссер, сценарист, автор башкаручы егетне кызлар бигрәк тә үз иттеләр. Җырчының беренче аккордларыннан соң ук залдагы тынлык көчле кул чабулар белән алышынды. Ул тамашачыларының игътибарын шундый тиз үзенә җәлеп итте дә куйды. Илья сәгать ярым чыгыш ясаганда, хәтта елмаюы аша мәрхәмәтлек өләште.
Авыр операция кичергән Казан егете Илья Гарасов кешеләрне ярата, тормышта яктылыкка омтыла. Язмышыннан зарланмый һәм сыкранмый гына шигырьләр, җыр текстлары иҗат итә. Ул шулай авырлыкларны җиңәргә үзендә көч таба. Тагын бер катлаулы операция көткән егет, ихтыяр көчен туплап, матурлыкны тудыра, үзенең җырларын халыкка бүләк итә.
– Программаны төрле яшьтәге тамашачы өчен дип әзерлим, – дип сөйләде ул. – Репертуарга дәртле җырлар белән бергә моңлы классик әсәрләр дә кертергә тырышам. Һәрбер кеше, минем тамашага килгәч, рәхәтләнеп күңел ача алсын. 2нче бүлек – тулысынча үземнең иҗат җимешләрем. Шигырьләремне сәхнәдән сөйләргә бик яратам. Алар күңелемне илһамландыра, яшәргә көч бирә. Беләсезме дусларым, һәр аралашу миңа көч-куәт өсти.
Рус милләтеннән булса да, укучыларга дәртле татарча җырлар бүләк итте Илья. Гаҗәпләнеп сору бирүчеләргә: “Йокламаган төннәр хәйран булса да, теләк булганда телне өйрәнеп була. Мин татар телен белергә кирәк дип саныйм. Ничек инде Татарстанда яшәп, әлеге аһәңле, матур яңгырашлы телне белмәскә?!” – диде ул тагын да бик мөлаем елмаеп.
Операцияне җиңел күтәреп, сәламәтләнеп, концерт залларында тамашачылар белән кабат очрашырга язсын сиңа, Илья!
Рәсимә Ибраева, Арчаның 2 нче мәктәбе