Кечкенә фермаларның акчасы зурая
Республикада сөтчелек юнәлешендәге кечкенә фермалар төзүгә бирелә торган акчалар күләме артты. Хәзер 120 мең урынына – 200, 200 мең урынына 400 мең сум бирәчәкләр. Беренчесендә сыерларны – 3, икенчесендә 5 башка арттыру шарт.