Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Җиңү артыннан җиңү

7-9 декабрьдә Арча спорт комплексында мини-футбол буенча республика беренчелегенең финал ярышлары булды. Анда беренчелекнең зона ярышларында җиңеп чыккан 2003-2004 елгы яшүсмерләр командалары катнашты. Ягъни, республиканың шәһәр һәм районнарыннан сигез иң көчле команда. Араларында Арчадан Ринат Насыйбуллин җитәкчелегендәге “Торнадо” футбол командасы да бар.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул яшь футболчыларны уңышлары – финалга чыгу ул үзе зур уңыш – белән котлады һәм яхшы уен теләде. Шулай ук район башлыгы зур футболда җиңү яулаган Арчаның шушы ук “Торнадо” командасына, тренеры Ринат Насыйбуллинга, уенчыларына мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. “Торнадо” Көнбатыш зонадагы 16 команда арасыннан финалга чыгып, анда алты команда арасында беренчелекне яулаган иде.

– Ул ярышлар кече шәһәрләр командалары арасында барды. Анда шәһәрләр, районнар командаларына бүленү булмады. Безнең футбол командасы барлык көндәшләрен дә җиңде. Хәтта махсус эшләнгән футбол кыры булган, шуларда шөгыльләнгән шәһәрләр командаларын да. Бездә андый урын юк бит, стадиода шөгыльләнәләр, – диде “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе завучы Венера Таджибаева. –  Ә бүләкләрне Арча районы буенча футбол федерациясе рәисе Руслан Хәмитов әзерләде. Ул республикада ел матди ярдәм күрсәтүчесе буларак, “Изгелек эшлә” номинациясендә беренче урынны алды.

Мини-футбол буенча финал ярышларын да “Торнадо” командасы уңышлы башлап җибәрде. Әгерҗе командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Чаллы командасы белән уен башлануга инциативаны үз кулына алды. Беренче тайм безнекеләр исәбенә 4:0 белән бетсә, икенче тайм 9:2 белән тәмамланды. Казанның Вахитов районы командасын да җиңеп, “Торнадо” үз төркемендә беренче булды. Ә финал ярышында Казан һәм Чаллы командаларыннан гына калышып, безнекеләр өченче урынны яулады. Бу алар өчен икенче зур җиңү. Командага киләчәктә дә уңышлар телибез.

Гөлсинә Зәкиева

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

1 шәрехләү на “Җиңү артыннан җиңү”

  • Рита Арская:

    Молодцы!!! Ин матуры , ин тоз аяклы безнен Амир!!! Гордимся! Так держать!

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.