Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Мөршидә апага 95 яшь тулды

Урта Сәрдәнең чибәр, уңган кызы Язиләнең авылның булдыклы егете Хафиз белән гаилә корып җибәрүенә авылдашлар аптырамый, шулай булырга тиеш кебек кабул итә. Әкренләп гаилә ишәя, бер-бер артлы уллары Салих белән Харис туа. Тик гаилә бәхетенә гражданнар сугышы киртә куя — Хафиз сугышта һәлак була. Япь-яшь кызы тормыш йөген ялгызы тартып бара алмас дип Галимҗан абый кызы Язиләгә киңәш бирә: “Кызым, бу балаларны ялгызың үстерә алмассың, приютка бир”. Ата сүзен аяк астына салып булмый, тормышлар да авыр, әти кеше белми сөйләмәс, дип, Язилә тәвәккәлли…

Берничә елдан ул янә тормыш кора — авылның Хәйрулла атлы егетен үзенә яр итә. Гаиләне тулылыандырып дөньяга Мөршидәләре аваз сала. Ә язмыш бу нарасыйга сынауның иң авырын әзерләгән икән — имчәк баласын ятим калдырып Язилә апа авырып үлеп китә.

Ә гомер ага да ага. Мөршидә апа 10 гыйнварда 95 яшен тутырды. Үги әнисе Фатыйханы газиз әнисе дип белеп үскәнгә, бу тарихны әтисе, туганнары сөйләвеннән генә белә ул. Бүгенге көндә әби туганнан туганы Әгъзәмнең кызы Нурия Фәхриева гаиләсендә яши. Нурия ханымның ире Рөстәм, улы Ришат та үз итеп яратып, “Мөршидә әби” дип кенә торалар үзенә.

Аллаһы Тәгалә парлы итеп яратмаган, күрәсең, гаилә корып яшәү, балалар үстерү язмаган Мөршидә апага. Тик туганнары якын итеп, гел хәлен белешеп яши. Кышларын Арчада яшәсәләр, җәйгә Фәхриевлар бергәләп әбине төп нигезенә Урта Сәрдәгә алып кайта. Биш ел инде шулай яшәп яткан көннәре. “Быел җәй кайта алса, киләчәктә кайтып йөри дә алмас инде, юл йөрүләрне авыр кичерә башлады”, — ди Нурия апа.

Мөршидә апа үзен тәрбияләүчеләргә хәер-хаклы. Аларга сәламәтлек, озын гомер теләп, рәхмәт укып яши. 12 яшеннән колхозда эшли башлап, авыр эшләрдә бил бөккән, ачлыкны алабута күмәчләре ярдәмендә кичереп, булганына шөкер итеп яшәүче әбигә бүгенге тормышы оҗмахка тиң. “Ил-көннәр тыныч булсын”, — дип тели ул.

Мөршидә Хәйруллинаны гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты урынбасары Рамил Гарифҗанов, Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова һәм район социаль яклау бүлеге вәкиле дә килгән иде. Ә туган көн әле дәвам итәчәк, авылдашлар, туганнарга әби белән күрешеп сөйләшергә бер сәбәп бу. Туган җиреннән хәбәрләр алып килүчеләрне Мөршидә апа куанып каршы ала.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.