Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн

Кыр куяннарына ау төгәлләнде

10 гыйнварда кыр куяннарына ау төгәлләнде.

Шушы уңайдан куяннар турында бераз язып үтим инде. Гадәттә, куяннарны куркак, аңгырарак җәнлек дип уйлыйлар. Тик мин, озак еллар күзәтүләрдән чыгып, моның болай түгел икәнлеген раслый алам.

Беркөнне Сеҗе юлыннан барабыз. Юлдашым да табигать матурлыкларына битараф түгел. Ап-ак кар өстендәге эзләрне карап барабыз. Менә төзек эзләр калдырып озын койрык төлке үткән. Әнә юл читен соры көртлекләр чуарлаган. Юлдан ерак түгел ялгыз агач үсеп утыра, бер куян шунда юнәлгән. Чыккан эзе күренми, шунда көн үткәрергә исәпләгән бу. “Хәзер машинадан төшсәк чыгып чаба бу, шунда мин аны фотога төшереп алам”, – дим. Әмма агач төбендә хәрәкәт күренмәде. Эзләрен игътибар белән карыйбыз – кергән эзеннән кире чыккан бу!

Куяннар йокларга ятканчы бик тырышып эзләрен яшерә. Үз эзеннән кире килеп читкә сикерә, мондый “маневр”ны ике, өч тапкыр кабатларга  мөмкин. Син эзләрен “сүтеп” маташканда аннан җилләр искән була инде. Аңгыра булса мондый осталыкка ирешә алмас иде, тормыш өйрәткән аны.

Күп еллар үтте инде моңа. Бер ялда мылтык алып ауга киттем. Кунакка кайткан бер туганыбыз да иярде. Ул аучы түгел, болай кызык өчен генә.

Авылны чыгуга зәп җиреннән бер куян күтәрелде. Аларны күзләре ачык килеш йоклый дип әйтәләр – бар якын килеп кара!

Әмма бу куянны тагын бер  аучы – тавык карчыгасы күзәтеп торган икән. Куып та җитте, өстенә ташланды бу моның. Шуннан куяныбыз нишләде  дисезме – аркасына  ятты да, үткен тырнаклы тәпиләре белән селтәнергә тотынды. Дошманга чигенергә туры килде. Ул арада озын колак якындагы елгага таба элдертте. Анда барып җиткәнче тагын бер-ике уңышсыз һөҗүм ясалды әле аңа.

Без килеп җиткәндә карчыга елганың икенче ягындагы агач башыннан күтәрелеп китте. Куянның елгага төшкән эзе бар, ә икенче якка менгән эзләре юк. Якынрак килеп карыйм, әһә, күпер урынына салынган торбага кереп киткән бу. Хәзер инде ул безнең кулда дияргә дә була, торбаны ике яктан каплап алабыз да, озын  колакларыннан эләктерәбез.

Әлегә эшләр планлаштырганча бара, икебез ике яктан каплап алдык  торбаны. “Бар, син кереп алып чык куянны”, – дим шәһәр кунагына. “Куркам, тешләп алса?” – ди бу. Үземә керергә туры килә инде. Комачауламасын дип мылтыкны читкәрәк куярга булдым, шуннан соңгы хәлләр төштәге кебек. Нәрсәдер килеп бәрелүдән аска шуып төшеп киттем. Борылып караганда куяныбызның койрыгы гына күренеп калды…

Ильяс Фәттахов

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.