Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн

Мескен пенсионер

Арча банкларының берсендә бер мескен пенсионер белән очраштым.Банкта чират торабыз. Дүрт кеше без. Минем алдагы хатын акча букчасы белән документларын шунда өстәлгә куйды да борылып, телефоннан сөйләшә башлады. Акча янчыгы онытылды. Ал да кесәңә сал. Түзмәдем, әлеге хатынга: «Акча янчыгыгызны урлап китәргә мөмкиннәр бит», — дидем. «Урламыйлар, кем алсын ул мескен пенсионер акчасын!», — диде ул. Акча янчыгына язылмаган бит «пенсионерныкы» дип! Кем әйтә әле аны, пенсионерның акчасын урламыйлар дип?! Чират әлеге пенсионерга килеп җитте. «Акча салам, — диде бу. — 50 мең сум». Менә сиңа, мескен пенсионер! Хикмәт анда түгел. Бәлки аның тиенләп җыйган акчасыдыр ул. Хикмәт башкада: акча янчыгына, документларга игътибарлы булырга, аларны күз уңыннан җибәрмәскә кирәк. Акча янчыгында 50 меңләп акчаң булсын, шуны өстәлгә куеп, борылып телефоннан сөйләш! Ян—тирәбездә шуны гына сагалап йөрүчеләр дә бар бит! Сак булыйк! Р.Н.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.