Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Тәмамланмаган партия

8 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган шахматчы кыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары булды.

Көллият ишеген ачып керүгә бер читтә моңсу гына елмаеп басып торган мөлаем гына бер ханымга күзем төште. Гөлнараның әнисе, ахры, дигән уй башымнан йөгереп үтте. Янына барып сүз башладым. Ялгышмаганмын икән. Бик тиз уртак тел табып, аралашып киттек.

– Гөлнараның һәлак булуына биш ел үтте. Арчада аның истәлегенә ярышлар алтынчы елын оештырыла. Кызыбызны онытмауларына мин беренче чиратта Марсель Хәлиловка рәхмәтле, – дип башлады ул сүзен, аннан елмая-елмая Гөлнарасын искә алды. – Беренче сыйныфтан шахмат уйный башлады ул. Һәм 11 сыйныфка кадәр. Тренеры Камил Шәйхетдинов исемле кеше булса, остазы әтисе Айдар иде. Казанда университетта укыганда да бу шөгылен ташламады. Укуын тәмамлап, берничә ай гына эшләп калды, 22 яшендә суга төшкәндәй генә юк булды.

– Ә ничек аның истәлегенә турнирны Арчада үткәрү традициягә кереп китте? – дим.

– Марсель абыйның идеясе. Арча командасына алырга йөрде ул Гөлнараны. Өч егет бар, кызлар юк, диде. Үзенең йортына теркәргә дә йөрде әле. Өлгерә генә алмады. Арча өчен бирегә кадәр кайтып уйнап йөрде кызым, – диде Флера ханым.

– Сорасалар, үзеңне Кәчедән, дип әйтерсең, дигән аңа Марсель абыйсы, – дип сүзгә кушылды безнең янга килеп җиткән Айдар Рәшитов. – Бервакыт сораганнар бит. Гөлнара Кәче сүзен оныткан да “Мин кәҗәдән”, – дигән. “Каян, каян?” – дип аптырап кабатлап сорагач, югалып калмаган, “Марсель абыйның күршесе мин”, – дигән. Бу ярышларны Марсель Хәлилов башта үзенең ресторанында үткәрә иде. Катнашучылар саны арткач, педагогика көллиятенә мөрәҗәгать итте. Җитәкчесе Гөлнара Гарипова берсүзсез риза булды. Рәхмәт аңа. Аннан Арча минем туган ягым бит. Шураныкы мин. Әтием Һашим Рәшитов шушы көллияттә укыган. Мәктәп директоры булып эшләгән. Гөлнарабыз истәлегенә турнир ел да үзебез яшәгән Түбән Камада да оештырыла. Анда ул балалар һәм өлкәннәр арасында гына үтә. Ә биредә яшь чикләнмәгән.

Бу көнне шахмат турнирына алтмышка якын кеше килгән иде. Өлкәннәр дә, балалар да, танылган шахмат осталары да бар.

– Бүген бирегә халыкара класслы спорт остасы Алексей Шабаев, ярышларда Гөлнара белән бергә уйнаган шахмат буенча фиде остасы Дмитрий Оспинников һәм башка танылган шахматчылар, күрше районнардан да шахмат уены осталары килде. Кукмарадан – ун, безнең Арча районыннан унбиш кеше катнаша, – диде Марсель Хәлилов.

– Без Гөлнара белән шахмат өстәле артында еш очраша идек. Бергә университетта укыдык. Дөрес, икебез ике факультетта. Бик тырыш, ачык йөзле, мөлаем кыз иде, – дип искә алды кызны Дмитрий Оспинников.

Шахмат турниры Гөлнара Рәшитованы бер минутлык тынлык белән искә алудан башлады. Аннан бар да шахмат өстәле артына утырды. Танылган шахмат осталары белән көч сынашу  җиңелгән очракта да һәркем өчен дәрәҗә иде.

Ярышта беренче урынны һәм күчмә кубокны Дмитрий Оспинников алды. Алексей Шибаев аннан бик азга гына калышты. Өченче урынны спорт остасына кандидат Илгиз Баһаветдинов яулады.

Арчалар арасында урыннар аерым билгеләнде. Мидхәт Гайнетдинов – беренче, Ленар Вахитов – икенче, Марсель Хәлилов өченче булды. Җиңүчеләргә 1500, 1200, 800 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Нәсимә Галәветдинова

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.