Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Әдһәм абыйны котладылар

Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 76 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша. 

Арчада әлеге сугышларда катнашып, исән-сау туган җиренә әйләнеп кайткан ветеран Әдһәм Әхмәтҗанов яши. Ел да әлеге көндә аның янына районнан военкомат, администрация вәкилләре килеп хәлен белеп китә иде. Быел Әдһәм абыйның хәле авыраеп киткән, күзләре күрми, колагы да начар ишетә. Халәте, көче кеше белән аралашырлык булмаганга, быел Погодинның, район ДОСААФ оешмасының  һәм район башлыгының котлау хатлары, бүләкләрне улы Рөстәмгә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта, хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәм Арча районы ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев тапшырды. Чарада районыбызның яшь армиячеләре дә катнашты.

“Әти 10 ел элек кенә егетләр кебек, Арчадан Күпербашка кадәр көн саен, нинди һава торышы булса да, җәяү төшеп менә иде. Гел хәрәкәттә булырга яратты. Тик соңгы вакытта биреште. Әтине онытмавыгыз өчен зур рәхмәт”, — дип рәхмәтләрен җиткерде Рөстәм Әдһәм улы.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Афиша
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.