Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Мәшгульлек үзәгендә

Эшсезлек турында никадәр генә сөйләсәк тә, сөйләп кенә мәсьәлә уңай хәл итми. Безнең районны да бу проблема читләп үтми, хәтта көн кадагында дисәң дә була. Халыкның шактыеның Казанга йөреп эшләве һәркемгә мәгълүм.

Шулай да, кемнәрнеңдер район мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашканнарын ишетергә туры килә. Кайбер тәвәккәлләр әлеге үзәк аша акчалар алып үз эшен дә башлап җибәрә. Мәсәлән, Зур Бирәзәдән Зөһрә Сафиуллина үзмәшгульлек программасы буенча 117600 сум алып кәҗә фермасы ачып җибәрә. Бүгенге көндә фермаларында 40лап кәҗә. Сөтен урнаштырырга урыннары бар, сыр да ясыйлар. Ә эшне шул акчага 15 кәҗә һәм савым аппаратлары алудан башлаган булганнар. “Мәшгульлек үзәгенә документларны җыеп тапшыргач, акчаны озак көтәргә туры килмәде. Үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләргә мондый мөмкинлектән файдалансыннар дип киңәш итәм. Әлбәттә, үзеңнең бераз акчаң булмаса, үзәктән бирелгән акчага гына барлык планнарны чынга ашырып булмый. Үз тырышлыгыбыз белән уңышлы эшләп киттек, тик хөкүмәттән ярдәм юк. Хәтта аяк чалучылар бар, авыл җирлеге башлыгы аңлап, ярдәм итеп торса рәхмәтле булыр идек”, – ди Зөһрә.

2018 елда үзмәшгульлек эшен башлап җибәрүчеләр рәтендә мисал итеп кабер ташларына язулар язучы, рәсем төшерүче Айгөл Җиһаншинаны, чәчтарашханәче Лилия Хәбриеваны да китерергә мөмкин. Тик мондый адымга барыр өчен тәвәккәллек, үҗәтлек, сәләт тә кирәк. Теләүчеләр Арчаның мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итеп, бизнес-планын, тиешле документларны җыеп алып килә ала. Андыйлар узган 2018 елда 6 булган. Мәшгульлек үзәгендә аларның эшен ике ел дәвамында тикшереп торалар, аннан үзләренә үзләре хуҗа.

Район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Рүзәл Мәрданов әйтүенчә, үзәккә бирелгән саннар буенча, районда бүгенге көндә 97 буш эш урыны бар.

– Оешма, ширкәтләр эшкә кеше таләп ителүе турында ай саен безгә мәгълүмат биреп барырга тиеш. Узган ел 586 кешене эшкә урнаштырдык. Бүгенге көндә бездә эшсез булып исәптә 120 кеше теркәлгән, – ди җитәкче. – Аларга ай саен пособие түләнеп барыла. Ел башыннан айлык түләүләр артты. Узган ел аның максималь суммасы 4900 сум булса, быел 8000 сум, минималь күләме узган ел 850 сум булса, быел 1500 сум. Пособие алучылар безнең үзәктә исәптә 3 айдан 6 айга кадәр тора ала.

– Эшсезләр сезнең үзәк аша укып һөнәрен дә үзгәртә ала бит…

– Чыннан да, без кешегә һөнәрен алмаштырырга да ярдәм итәбез. Һөнәр алырга теләүчеләр бушлай (чыгымын үзәк күтәрә) Арчада гына түгел, Казанда да укый ала. 3 яшькә кадәрле баласы белән декрет ялында утыручы әниләрне дә укытабыз, алар чәчтараш, тырнак ясаучы, тегүче һ.б. кебек һөнәрләрне үзләштерә ала. Шулай ук Арча агросәнәгать көллиятендә механизаторларны укытабыз. Елга ике тапкыр районда вакансияләр ярминкәсе уздырыла. Анда эш эзләүчеләр генә түгел, һөнәри белем бирү уку йортлары да катнаша. Казаннан килгән оешмалар да үзләрендә эш тәкъдим итә. Шулай ук, еракка китеп акча эшләргә теләүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала. Интернетта “Россиядә эш” (“Работа в России”) порталы бар,  http://trudvsem.ru/ сайтына кереп Бөтенроссия вакансияләр базасыннан,  Россия төбәкләрендәге буш эш урыннары турында мәгълүмат алып була, шул исәптән Арча районындагы эш урыннары турында да.

Эшсез калучыларга, исәптә торучыларга психологик ярдәм дә күрсәтелә үзәктә. Мәшгульлек үзәге ел саен укудан буш вакытларында эшләү өчен 14 яшьтән 18 яшькә кадәрле яшүсмерләрне дә эшкә урнаштыра. Узган ел 400дән артык яшүсмер җәйге чорда эшкә урнаштырылган.

Узган атнада студентлар белән очрашуда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов яшьләрнең авылга кайтып уңышлы эшли башлаулары турында әйткән иде. Узган ел район авыл хуҗалыгы өлкәсенә 17 яшь белгеч кайткан. Алар үзләре дә эшләреннән, җитәкчеләре дә алар эшеннән канәгать.

Мәсәлән, “Аю” ширкәтенә ел да берничә белгеч кайта икән. Узган ел коллективка 4 яшь белгечне кабул итеп алганнар. Рәмис Заһидуллин биредә зоотехник булып эшли. Балачак, яшүсмер елларында космонавт булу хыялы белән янган егет, акыл кергәч төпле һөнәр сайлау турында уйлый башлый һәм югары уку йортын тәмамлап зоотехник белгечлеге ала. Укыганда ук ширкәт белән килешү төзешеп, стипендиат булып укый. Киләчәктә исәбе авылда төпләнеп калу Сөрде егетенең. Укыганда шәһәр тормышының тәмен татыса да, туган җир туфрагын ташлап китәсе килми.

– Шәһәрнең шунысы әйбәт  – анда иртән торасы юк, мең мәшәкатьле эш тә өелеп тормый. Әлбәттә, шәһәрнең дә, авылның да тискәре дә, уңай да яклары бар. Тик мин авылны яратам. Без иртәнге 5кә фермага эшкә киләбез инде. Сәгать 10нан 3кә кадәр әбәт вакыты, аннан кичке 6, 7нче яртыларга кадәр эштә булабыз. Атнага бер көн ял. Мин читтән торып икенче югары белем алам, җитәкчелек берәр айга сессиягә дә җибәрә. Шәхси тормышка да вакыт кала, әлбәттә. Клубка да чыгабыз, тик атна уртасында клубта кеше бик аз, чөнки авылда яшьләр юк, кайчак дуслар белән Арчага барып кафеларда аралашып утырабыз, башка күңел ачу чараларына барабыз. Тормыш авылда да күңелле. Тик шәһәрдә туып-үскәннәр аны аңламый. Кайтып эшли башлагач, 300 мең сумга якын дәүләт ярдәме алдым. Өстәвенә, бер ел дәвамында хөкүмәт хезмәт хакына 7,5 мең сум өстәп түли. Торак буенча шәхсән үземнең әлегә андый проблема юк, туган йортымда, әти-әни янында яшим.  Киләчәктә торак мәсьәләләре дә уңай чишелер дип уйлыйм, чөнки эшкә кайткач, район авыл хуҗалыгы идарәсендә республикада “арендалы торак” дигән программаның гамәлгә керүе турында сүз булды. Ә “Аю” ширкәтенең читтән килеп эшләүчеләр өчен үз йорты бар. Ширкәтнең бер йортында, мәсәлән, Чаллыдан, Мари Иленнән килеп эшләүче кызлар яши. Яшьләргә, авылга кайтудан курыкмагыз, авылда да тормыш әйбәт, дигән киңәшемне бирәм, – дип фикерләре белән уртаклашты Рәмис.

Авыл хуҗалыгына эшкә кеше гел кирәк. Хәтта гаилә белән чакырып, торак та бирәләр. Эшсез гаҗизләнеп йөргәнче, шул юл кулай түгел микән?

Розалия Зиннәтова

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Афиша
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.