Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Әнисен атып үтергәннәр

Сания ханым белән сөйләшкәндә әнисен атып үтергәннәрен ишеткәч бик нык тетрәндем… Безнең илнең үзенең дә фашистлары булган һәм бар.Арчада яшәүче Сания апа Әмировага 90 яшь тулды. «Арча АТПсы» җәмгыяте җитәкчесе Рүзәл Баязитовичның әнисе ул. Юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Илшат Нуриев Сания апаны котлап, Президент В.Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Мәҗлес кафеда үтте. Догалар белән башланып китте ул. Рүзәл Баязитович мәҗлесне догалар укып, матур итеп башлап җибәрде. Мәҗлес бик матур барды. 5 баласы да  (алтау булганнар, берсе мәрхүм), гомереңне авырту-сырхауларсыз үткәрергә язсын дип, рәхмәт әйтеп, чәчәкләр биреп, җылы итеп котладылар. Вәгыйз Әһлиуллин гармунын тартып җибәрде, йөрәк түзеп тора мыни ул, Рүзәл әфәнде: «Безнең Апаз авылында менә шулай бииләр иде», — дип, тыпырдап биеп тә китте… Аңа кыз туганнары кушылды… Биеп аргач, җырга күчтеләр. Монда да башлап җырлаучы Рүзәл үзе булып чыкты. Бар да аңа кушылды. Җиһанга тыныч кына, матур гына кой агылды.  «Бер кыз бала җыр чыгарган багышлап әнисенә… Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа…» Сания апа кулъяулыгына үрелде… Җырлар тезелеп китте… «Кайткан чакта Сарман буйларына…», «Бурычлы сиңа мин, әнкәем—алтыным»… Җыр арасында үткәннәрне, истәлекләрне яңарттылар. Сания апа бик яшьли тол кала. Бала вакыттан ук әтисез дә, әнисез дә кала. Сугыш вакытында ике кило ашлык өчен, берсеннән берсе кечкенә өч баласы бар дип тормыйлар, әнисен төрмәгә утырталар. «Башта авылдагы амбарга ябып куйдылар, — дип сөйли Сания апа. — Без елап киләбез, күрештермиләр, ишек астындагы тиешктән әни дип кулларыбызны сузабыз… Алып киттеләр. Ике елга утырттылар. Агач кискәндә әнигә кара—каршы бер урыс белән эшләргә туры килә. Кече йомышын йомышларга әни читкәрәк китә. Шунда әни кача дип сакта торучы әнигә атып җибәрә. Пуля чигәсенә тия. Шулай итеп дөм ятим калдык без. Әниең киткән җиргә җибәрербез әле дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде…». Сугыштан соң Апаз егете Баязитка кияүгә чыга. Сыер сава. 6 бала белән яшьли тол кала. Әмма бирешми, кыю, батыр йөрәкле була. Гомерен дә ул: «Авырлыкны күп күрде бу, Аллаһы Төгалә азрак рәхәт тормышны да күр дип яшәтәдер инде», — ди. Тулырак итеп район газетасында язарбыз. Р.Н.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.