Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Азат Фазлыев: «Яшәтеп булмады әнине»

Кызганыч хәбәр: озак авырудан соң Азат Фазлыевның әнисе үлгән. Җырчы инстаграмында болай дип яза:

«Яшәтәсе килде сине, әни. Тик булмады. Син дөньяда иң сабыр, көчле, мәрхәмәтле әни. Яратабыз сине. Гафу ит, тырыштык. Ләкин киттек. Тыныч йокла, әнием».

Азатның авыр кайгысын уртаклашабыз. Барлык якыннарына сабырлык телибез.

Азат әле көз айларында, әнисе авыруны җиңеп чыгачагын белеп, аның турында илхамланым сөйли иде. Тик, кызганыч, авыру көчлерәк булып чыкты…

«Минем әнием – көчле кеше. Бик күп еллар математика, физика, геометрия фәннәре укытучысы булып эшләде. Аннары, мәктәп директоры вазифасын да башкарды. Мәктәпне яхшы якка үзгәртер өчен бик тырышты. Хәтта яңа бина да салдырды. Ләкин аннары, арыныпмы, әни дәваханәгә ятты. Нәрсә белән авырганын белмиләр, тикшерәләр…
Шул чакта минем “Зәңгәр чәчәк” дигән җырым чыккан иде. Ул җыр махсус әнинең туган көненә язылган иде. Әни яшь чагында бу җырны бик яраткан. Әле дә хәтердә, тәүге сольный концертымда бу җырны башкаргач, әни чәчәкләр бүләк итте.
Әни дәваханәгә ятса да, без эшебезне дәвам иттек, чөнки эшләмичә булмый. Бер зур абзый әнисенең юбилеена чакырды һәм нәкъ шул “Зәңгәр чәчәк” җырын башкаруымны үтенгән иде. Шушы җырны җырлар алдыннан миңа табиблар шалтыратып, әнидә яман шеш икәнен хәбәр итте. Иң күңел тулган чак, иң авыр чак шул булды…
Аллага шөкер, әнинең көче белән, без – өч баласы тырышлыгы белән бу авыруны җиңеп чыктык. Ул чакта табиблар: “Йөреп тә тормагыз, әниегез исән калмыйчак”, — диделәр. Әмма без бар да яхшы булуына ышанабыз. Күңел ышана…»

Зоя Солошина

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/azat-fazlyev-yashtep-bulmady-nine

Кайгы белән Азат Фазлыевның тормыш иптәше Алсу Фазлыева да уртаклаша. «Бик күп еллар барган авыруыннан соң, кичә кич әни вафат булды… Бик көчле рухлы, яшим, дип, балалар, оныклар, дип яшәде… Без, балалар булдырганча, көчебездән килгәнчә, барысын да эшләргә тырыштык… Син бик купләргә урнәк булдың! Зинһар, упкәләп китмә. Син — мәңге куңелләрдә», — ди ул.
Авыр кайгы. Ходай сабырлык бирсен…

https://kiziltan.ru/zhizn/19944-yashtse-kilde-sine-ni-tik-bulmady-azat-fazlyev-gailsend-zur-kaygy-tulyrak-yashtse-kilde-sine-ni-tik-bulmady-azat-fazlyev-gailsend-zur-kaygy.html

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Афиша
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.