Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Афиша
Реклама
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Казанда узачак «Музейлар төне» программасы

«Музейлар төне» Халыкара музейлар көненә багышланган акция быел 18 майда Россиядә унөченче тапкыр уздырыла. Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Милли музее оештырган чаралар программасы билгеле.

Быел «Музейлар төне» «Элементлар» темасына багышлана. Ул Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган. Акция 18 майда 10.00 сәгатьтән 19 майның 3.00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. Флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, квестлар, реконструкцияләр һәм башка бик күп чаралар музей залларында, музей ишегалдында узачак.

1 Май мәйданында «Гасырлар мирасы» исемле халык-сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе, шәһәребезнең иң яхшы музыка һәм хореография коллективларының «музей СОЛ-ЛЯ-нка» концерт программасы һәм «Рок-session»рок-концерты була. 17.00 сәгатьтә «химикатлар» фокуслары исемле фәнни шоу була.

Кичке «музей төне» программасын «Рок-session» программасы – Казан коллективларының рок-концерты бизәячәк, электрон музыка концерты белән акция тәмамлана.

12.00 сәгатьтә программаны «Шүркә музейга дәшә» дигән чара ача, анда татар язучысы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев белән очрашу була. Яшь китап сөючеләр кунак белән аралаша һәм татар телендә шигырьләр укый алачак.

13.00 сәгатьтә химик элементларга һәм Д.И.Менделеевка багышланган «Элементарно, химия…» фәнни-популяр лекциясе була.

14.00 сәгатьтән Казан шәһәре музыкаль коллектитларының «Музыкаль палитра» концерт программасы башлана.

Театр елы кысаларында көн дәвамында музей кинотеатры эшләячәк, анда легендар спектакльләр күрсәтеләчәк. 15.00 сәгатьтә театр һәм музыка сәнгате объектлары буенча «Театраль-музыкаль Казан» автобус экскурсиясенә кушылырга мөмкин. «Лориэн» халык музыка яшьләр театры «Җәннәткә юл» спектаклен күрсәтәчәк.

21.00 сәгатьтә «Океан кайтавазы» музыкаль перфомансы узачак, анда Hand Pan музыка инструменты белән танышырга мөмкин. Шулай ук «Анна Каренина» романының иммерсив спектакль актерлары белән интерактив укулар узачак.

Кичке программаның төп вакыйгасы – «Кунак сарае серләре» иммерсив квест-уены була.

Көн дәвамында төрле мастер-класслар уза. Кунаклар чүлмәк ясау сәнгатенә өйрәнә, «верховая набойки» техникасында тукымаларны бизәргә, татар бизәкләре һәм сәйлән үрү ясау буенча остаханәләрдә катнашып, кул эшләренә өйрәнә ала.

Музей ишегалдында 18.00 сәгатьтә Севастополь һәм Кырым азат ителүнең 75 еллыгына багышланган реконструкция була.

Музейга керү бушлай.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/15/186283/

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Access denied | www.whmcs.com used Cloudflare to restrict access

Error 1015 Ray ID: 4dd78a19fa8a7616 • 2019-05-27 11:09:56 UTC

You are being rate limited

What happened?

The owner of this website (www.whmcs.com) has banned you temporarily from accessing this website.