Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билет бәяләре билгеле

(Казан, 14 май, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билет бәяләре билгеле. Аларны «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин игълан итте.

Тантаналар «Казан Арена» стадионында узачак. 22 август көнне ачылыш тантанасы, 27 августта чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. «Билетлар сатуга 30 майда куелыр дип көтелә. Аларның бәясе 300 сумнан 1500 сумга кадәр. Аларны WorldSkills2019.com рәсми сайтында сатып алырга мөмкин», — диде.

«Матур театральләштерелгән тамашалар көтелә. Анда Россия, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның тралицияләре дә, бөтен дөньяда һөнәри белем, һөнәри осталык системасы үсеше тарихы да гәүдәләнәчәк», — диде Эмиль Гобәйдуллин.

Ул бүген артистларны сайлап алу эше барганын әйтте. «Бу көннәрдә зур кастинг уза. 11 майда биючеләр кастингы төгәлләнде. 24 тән артык бию коллективы, шул исәптән, 5 халык һәм 19 эстрада коллективы заявка биргән иде. Тантаналарда барлыгы 240 биюче катнашачак. Артистлар кастингы дәвам итә. 15 майга кадәр төрле юнәлешләр буенча тантаналар өчен артистлар сайлаячакбыз», — диде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186236/

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.