Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн

Авыр һәм игелекле хезмәт иясе

Мәрхәмәтлек үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге мөдире Нурсөя Дәүләтшина белән очрашып торабыз. Комиссия утырышларында катнашабыз, күп балалы һәм имин булмаган гаиләләргә чыгып китәбез… Аның белән эшләве рәхәт. Ачык итеп гәпләшер, сорауларга һәрвакыт җавабы булыр, әти-әниләр, балалар белән дә җайлы итеп сөйләшер. Чын мәгънәсендә педагог һәм психолог ул. Бәйрәмнәре уңаеннан редакциягә кунакка чакырдык үзен.

Керә-керешкә безнең игезәк малайларның хәлен сорашты, нинди спорт төре белән шөгыльләнүләре, уңышлары белән кызыксынды. “Йөзүгә йөриләр, – дип сөйләп киттем мин. – Берсе йөзүдә – беренче, икенчесенең тырышлыгы җитми, нәтиҗәсе юк, буең озын (йөзүдә озын буй мөһим!), ә үзең бот буе малайлардан җиңдереп торасың, дип ачуланам”. “Ә сез аны орышмагыз, – дип киңәш итте Нурсөя ханым. – Димәк, йөзү аныкы түгел! Башка спортта сынап карасын үзен. Алар икесе берничек тә бер төрле була алмый”. Менә шулай,  Нурсөя ханым һәрвакыт эштә. Рәхмәт, киңәшен күңелемә салып куйдым.

– Сез кайда туып-үскән кыз, әти-әниләрегез кемнәр? – дип сорыйм үзеннән.

– Мин Әлки районы Базарлы Матактан, – дип елмайды кунагыбыз. – Безнең әти (Ринат) җитәкче урыннарда эшләде, 13 тапкыр күченгәнбез без! Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе булып эшләп, пенсиягә чыкты. Хәзер мәрхүм инде. Әни Сәярә хисапчы булып эшләде, 71 яшьтә, бакча белән мәш килә. 300ләп төп помидоры гына бар! Әнинең хәлен белергә кайтып торабыз. Ике ир туганым бар. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллыда институтта укытучылыкка укыдым. Арча районы Шушмабаш егете Венерга кияүгә чыккач, бу якларга килдем. Башта тәрбияче булып эшләдем, аннан социаль яклау бүлеге ачылгач, монда күчтем. 19 ел шушында.

– Эшегез кыен… Күбрәк имин булмаган гаиләләр белән эшлисез.

– Эчкече 8 гаилә исәптә тора. Балалар кызганыч. Менә бер хатын 7 баласын калдырып чыгып китте. Аналык хокукыннан мәхрүм ителде. 7 бала бит ул!  Алар балалар йортында. Хатын кире йортына кайтты. Әмма балаларны гаиләгә алып кайтырга ашкынып тормый. Сөенечле вакыйгалар да бар. “Аеклык ноктасы” дигән акция нигезендә 2016–2017 елларда 5 әти-әни айныды. Эчкечеләр әлеге акция нигезендә ай саен Казанның  наркодиспансерына дәваланырга баралар. Бүгенге көндә икәү дәвалана. Эшебез кыен, әмма уңай нәтиҗәләрне күреп күңел сөенә… Хатыны ташлап чыгып киткән 4 балалы гаиләгә иганәче ярдәме белән автомат кер юу машинасы, компьютер алып бирдек. Күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә булып торабыз. Урыннардан кергән хәбәрләр буенча эшлибез. Балалар караучысыз, ялгыз, бәхетсез булмасын, дип тырышабыз… Бу темага озак сөйләп була.

…Нурсөя ханым безнең белән очрашырга көчкә вакыт тапты. Иртәдән мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән һөнәрләр темасы буенча (АСПК, РМЗ һ.б.) объектларда булдылар. Төрле конкурсларда канашып, җиңеп тора. Эше кыен булса да, көч, дәрт биреп торырга иң  ышанычлы терәге – гаиләсе бар. Ире Венер белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Арчаның көнбатыш өлешенә йорт төзиләр. Яланаяк кына чишмәгә төшеп менәм, ди. Әнисе кебек күп итеп помидор үстерә. Балаларын кечкенәдән эшләтеп үстергәннәр. Ире Венер төп булышчы. Бәхетле мин дип, шөкер итә. Без Нурсөя ханым өчен шат һәм аңа исәнлек-саулык, сабырлыклар,  бәхетле көннәр телибез! Бу теләкләрне без барлык социаль хезмәткәрләргә юллыйбыз! Бәйрәм белән!

Румия Надршина

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

1 шәрехләү на “Авыр һәм игелекле хезмәт иясе”

  • Марсель, Юлия, Рузэл .:

    Бэйрэм белэн, Нурсоя ханым! Эшегездэ унышлар, гаилэгезгэ тынычлык телибез!

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.