Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн

Хөрмәтле арчалар!

Сезне ихлас күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Гаилә, игътибар, үзара хөрмәт, татулык һәм якыннарының яратуы – һәр кеше тормышының төп байлыклары. Алар безнең  тормышыбызны мәгънәлерәк, бәхет һәм шатлыкларны тулырак тоярга, авырлыкларны  җиңәргә ярдәм итә. Бары гаилә генә кеше тормышын хисле һәм рухи яктан бай итә ала.

Безнең районда нык, тату гаиләләр аз түгел. Бу көндә ата-аналарның мөнәсәбәтләре балалары өчен күңел җылылыгы, татулык һәм бер-берсенә хөрмәт үрнәге булып торган парлар аеруча хөрмәткә ия. Шулай ук ата-ана тойгысын барыннан да өстен куйган күп балалы һәм бала алган гаиләләргә рәхмәт сүзләре юллыйм. Киң күңеллелек, түземлек һәм гаилә учагын саклавыгыз өчен рәхмәт, сезгә!

Кадерле арчалар!  Гаиләләрегез нык булсын, аларда киләчәк буыннар – безнең балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз мәхәббәт һәм  кайгыртучанлык тоеп үссен. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, шатлыклар һәм бәхет телим! Якын кешеләрегезгә һәр көнне ярату, наз сүзләре бүләк итегез! Ә яшь гаиләләрнең үзара мөнәсәбәтләренең чисталыгын һәм ихласлыгын озак еллар саклап килгән, данлы гаилә традицияләрен саклаган, озак еллар яратышып һәм тату яшәгән кешеләрдән үрнәк алуларын телим. Үз гаиләләрегезне саклагыз!

И.Г.Нуриев,

Арча муниципаль район башлыгы

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.