Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн

Аның өчен улы әле дә исән кебек

Арчада яшәүче Гөлирам апа Хаялова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды.

Гөлирам апа Апас районыннан, күп балалы гаиләдә үскән. Әтисе колхозда бригадир булган, әнисе хуҗалыктан сөт җыйган. шулай тыныч кына яшәп яткан бу гаиләгә дә сугыш үз эзен салмый калмаган. Әтисе, өлкән абыйсы фронтка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Сарык сөте җыю планын үтәмәгән өчен әнисен төрмәгә утыртканнар. Гөлирам үзеннән соң килгән алты бала белән берүзе калган Ул бөтен булган кыйммәтле әйберләрен сатып бетереп, адвокат яллап, әнисен коткару артыннан йөргән.

1944 елда кызны сугышка әзерлиләр. Ул окопта йөрергә, мылтыктан атарга өйрәнә. Тик бу белемнәренең аңа кирәге чыкмый. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң Гөлирам авыл советында салым агенты, комсомол секретаре була. Сугыштан соң колхоз эшенә йөри. Шул ук вакытта авылның мәдәният тормышында катнашырга да вакыт таба. Кул эше белән шөгыльләнә.

1948 елда май заводы инспекторы Шәһәртдин Хаяловка кияүгә чыга. Озакламый уллары туа.

Арча районына Хаяловлар 1960 елда күчеп килә. Биредә Гөлирам апа кибетче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Тормышында зур югалтулар кичерә. 1983 елда ире, 1996 елда бердәнбер улы Альберт вафат була. Бүген ул ялгызы гына яшәп ята. Әмма аның туганыдай якын иткән дуслары, күршеләре бар. Социаль хезмәткәр булыша. Улы белән бергә укыган Рафис бер дә онытмый, хәлен белеп ярдәм итеп тора. Алар юбилее белән котларга да килгәннәр иде.

– Улы фаҗигале вафат булды. Ана йөрәге бу хәсрәтне бик авыр күтәрде. Аның өчен улы әле дә исән кебек, – диде Рафиснең әнисе Рәзинә ханым. – Бик булган ханым ул Гөлирам апа. Кулыннан килмәгән эше юк. Картиналар чигә, тегә. Бик күп эшләрен музейга илтеп тапшырды.

– Бик дини дә. Дини китаплар укый. Сүрәләр күп белә. Аның укыган догалары да кабул килә, – дип өстәде күршесе Сәвия ханым.

Гөлирам апа бик матур җырлаган да. Бу көнне дә кунакларга бәйрәм хөрмәтеннән җырын бүләк итте. Аннан аларны урамга кадәр озата чыкты.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.