Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн

Россиялеләргә электрон паспортлар бирү планлаштырыла

2022 елдан башлап Россия халкына электрон паспортлар бирә башларга мөмкиннәр. Әмма бу вакыт әле төгәл билгеләнмәгән. Бу хакта Россия вице-премьеры Максим Акимовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

“2022 елдан без электрон паспортка әзер булырбыз дип уйлыйм. Тик бу вакыт буенча фикер алышу бара һәм аның буенча әле карар кабул ителмәгән”, — диде Максим Акимов “Говорит Москва” радиостанциясенә биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, паспортның моделе һәм дизайны Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм башка структуралар белән килешенгән.

Вице-премьер сөйләвенчә, яңа паспорт цифрлы дөньяда банк картасына охшаш идентификатор булачак. Аның сүзләренчә, яңа паспортның камиллеге – телефондагы кушымта һәм аңа беркетелгән пластиклы карта.

Яңа паспортта гражданин турында төп мәгълүмат (ФИО, яшәү урыны буенча теркәлү), шулай ук машина йөртү таныклыгы, СНИЛС һәм башкалар булачак. Шулай ук гражданин теләге буенча паспортка биометрик мәгълүматларны кертергә мөмкин булачак, диде Акимов.

Быел Россия оешмаларының цифрлы паспортлары барлыкка килә башлаячак. Аларны эшләү белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шөгыльләнә. Бу яңалык оешмаларга дәүләт ярдәменә дәгъва кылырга мөмкинлек бирәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/10/189561/

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.