Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн

Тормышның ямен белеп яши

Иске Иябашта яшәүче Минҗофар апа Сабировага 95 яшь тулды. Әниләренең гомер бәйрәмнәре уңаеннан аның туганнарын, дусларын, күршеләрен чакырып, балалары аш үткәрде. Юбилярны котларга килгән район башлыгы урынбасары нәкъ шул вакытка туры килде. Гөлнара Гарипова барлык кунаклар алдында Минҗофар апага Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Башкалар чәй эчкән арада, Минҗофар апа белән сөйләшеп алырга да өлгердек. Бик матур сөйли белә икән ул. Аның авызыннан күзем алмый тыңлап торып, тирә-янымдагы кешеләр турында да онытып җибәргәнмен.

Минҗофар апа Өтнәдә туып, Күлбашта (Пионер авылы янында шундый авыл булган) үскән. Гомеренең иң матур чоры – яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Урман да кисә, урак та ура, уфалла арбасын тартып йөк тә ташый.

– Беркөн шулай барысы да урамга йөгереп чыкты. Мин дә иярдем. “Сугыш башланган”, – ди әни. “Кемнәр сугыша?” – дим, әле дә аңламыйм. Менә шуннан китте инде мәшхәр. Ике көн үтүгә урман кисәргә хәбәр килде. Кеше саны тулмаганга миңа да барырга диделәр. Бик ябык идем. Кая бу агач тарта алсын инде, дип, мине Яңа Кенәргә укырга җибәрделәр. Аннан авылда окоплар казыттылар. Сугыш Мәскәүдән китми озак торды бит. Дөнья эшен белеп булмый, дигәннәрдер. Урман кисү барыбер эләкте миңа. Чабата киеп, 40 градус салкында кар ерып өч ел эшләдем. Аякларда ул көннәрнең “эзе” әле дә саклана. Сугыш бетү турындагы хәбәрне дә шунда алдык, тизрәк өйгә кайттык, – диде Минҗофар апа.

Авылда да кызны эш көтеп тора. Ирләр юк. Кладовщик итеп куялар. 50 килограммлы капчыкларны җилкәсендә күтәреп күп ташый ул. Аннан кызлар белән бергә Минҗофар да Казанга китәргә җыена. Тик өлгерә алмый кала, Иске Иябаш егете Рамазан кызны урлап китә.

– Өч көн китәм, дип еладым. Ачлык, үлән ашыйбыз. Беренче балам туды, ачка (ашамагач күкрәк сөте дә юк) үлде, икенчесе кызамыктан. Аннан тагын бер баламны җирләдем. Бер дә җәлләмәдем дә, еламадым да. Аллаһы Тәгалә үзе бирде, үзе алды, дидем. Менә шулай бик күпне кичерергә туры килде миңа. Барысын да сөйли башласаң, бик күп вакыт кирәк булыр иде, – диде Минҗофар апа.

Минҗофар Сабирова 13 ел колхозда, 32 ел кибеттә эшләп лаеклы ялга чыга. Ә Рамазан абый белән алар 56 ел матур гына гомер итәләр. Рамазан абый 2001 елда вафат булган. Бергә җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Рамазан абый авыл мулласы, Минҗофар апа абыстай була. Барлык балалары да дини, зыялы, мактаулы. Хәзерге вакытта юбиляр авылда улы Данис белән яши. Кызлары бу өйгә юлны суытмый.

Минҗофар апа үзе дә сөбханалла әле. Китаплар, газеталар укый, телевизор карый, хәтере яхшы, күзләре күрә, колаклары ишетә, аяклары йөри. Бүгенге көнгә шөкер кылып, тормышның ямен белеп яши.

Гөлсинә Зәкиева

  

 

 

Фото:  2019-07-02   0032

Минҗофар Сабирова

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.