Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Арчада сан алуга әзерлек эшләре бара

2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу булачак. Әлеге уңайдан, инде Арча урамнарында да йорт саннарын барлап йөрүчеләр күренә башлады. Халык санын алуга әзерлек Арча районында ни хәлдә икәнлекне белү өчен район статистика бүлеге җитәкчесе Рәмзия Илсур кызы Хәбибуллинага мөрәҗәгать иттек.

— Соңгы тапкыр халык санын алу 2010 елда башкарылган иде, — дип башлады ул сүзен. — Быел 1 августтан башлап 30ына кадәр йорт, урам атамаларын теркәүчеләр йори, инде беренче этапны төгәлләргә дә җыенабыз. Бу эшкә 30 кеше җәлеп ителеп, 30 теркәү участогы барлыкка килде. Бер теркәүче 30 көн эчендә уртача 600 йортны барлап чыгарга тиеш. Әлеге хезмәткә алынганчы  теркәүчеләр өчен статистика бүлегендә мазсус укыту оештырылды

— Ул эшкә кемнәр җәлеп ителде?

— Нигездә, бүгенге көндә төпле эше булмаган, район мәшгульлек үзәгендә исәптә торганнар, декретта бала тәрбияләүчеләр. Алар белән ике арада контракт төзелде.

— Теркәүчеләр барлаган мәгълүматлар ни дәрәҗәдә файдалы?

— Аларның эш нәтиҗәсе буенча план төзелә, инструктор участоклары ачылачак. Һәрбер участокка 6 исәп участогы һәм 1 стационар участогы керә. Районда һәм авыл җирлекләрендә комиссия төзелә. Комиссиядәгеләр урыннарда халыкка ярдәм итәргә тиеш.

—  Сан алуның максаты нидә?

— Илдәге социаль проектны тормышка ашыру, хзалыкның тормыш шартларын яхшырту һәм илдәге демографик хәлне ачыклау максатыннан тормышка ашырыла.   Райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: киләчәктә бергә аңлашып эшләсәк иде. Бүгенге көндә урам исемнәре, йорт саннары язылган күрсәтмәләрне барлаучы теркәүчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итсеннәр иде. Юкса, кайбер урамнарның исемнәре язылган язу да, йортларда номерлар да булмаганга, теркәүчеләр таба алмыйча җәфалана. Теркәүчеләр, киләчәктә тагын шул урамнарга, йортларга йөрисен истә тотып, бүгеннән үк кайсы йортта усал этләр яшәвен, фатирларда домофоннар бармы, фатир номерлары язылганмы икәнлеген теркәп бара. Сан алуга кагылышлы сораулары булганнар 3-07-97 яки 3-15-97 номеры белән статистика бүлегенә шалтырата ала.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Афиша
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.