Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Өлгергән уңыш көтеп тормас

Узган шимбәдә  үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 5–6 августта  республикада бер тәүлектә айлык норма яңгыр яуганлыгын әйтеп үтте. Кайбер районнарда ай ярымлык норма яуган. Бу, билгеле, игеннәрне урып-җыюны нык кыенлаштыра. Һава торышы августныкы түгел, ә сентябрь ахырын хәтерләтә. Бүгенге көндә төп бурыч – уңышны мөмкин кадәр азрак югалтулар белән җыйнап алу.

Узган ел республикада  бу вакытта 478 мең гектардагы игеннәр җыйнап алынган булса, быел ул 158 мең гектар. Ә уртача уңыш узган елгыдан 4,1 центнерга артык.

Министр урып-җыюда әйбәт җитештерүчәнлеккә ирешкән районнар арасында Арча районын да атады.

– Әйе, һава торышы кайчан да булса әйбәтләнер, – диде министр. – Әмма уҗым культуралары һәм арпаның шактый өлеше инде өлгерүдән узып бара. Ә бу уңышны күпләп югалту дигән сүз.

Кайберәүләр элеваторга ашлык китерү чыгымнарга китерә, дип саный. Әйе, элеваторда киптерү үзеңдә киптерүгә караганда  чыгымлырак, әмма урып-җыюны соңга калдыру күбрәк зыян китерәчәк. Уртача уңыш 30 центнер булганда элеватор хезмәтләре гектарга 4 мең сум чамасы туры килә, ә ике атнага соңга калу, мәсәлән, арпа сугуда, 9 мең сумнан артык зыян салачак.

12 августта район  башлыгы Илшат Нуриев “Казанка”, “Кырлай”, “Ашытбаш”, “Северный”, “Ташкичү” хуҗалыкларында урып-җыю, көзге чәчүгә әзерлекнең барышын карады,  җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште.

“Казанка” хуҗалыгында арыш урагы тәмамланып килә, комбайннар арпа суга иде. Бу хуҗалык урып-җыюга беренче булып кереште. Ашлыкны элеваторга илтәләр.

– 35 процент чамасы мәйданда игеннәрне суктырдык, – ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. – Уракка берәр көн алдан керешсәк тә ярыйсы булган, – диде җитәкче.

– Ни өчен? – дип кызыксынды район башлыгы.

– Ул көннәрдә дымлылык 20–21 процент иде. Хәзер  аннан да артып китте.

Көзге чәчүгә җирләре әзер, туфрак җилләүгә чәчә башлаячаклар.

“Кырлай” ширкәтендә комбайннар иртә сорт бәрәңге ала. “Гектардан 300 центнерга якын чыга”, – ди хуҗалык җитәкчесе Марат Кәримов. – Килограммын 12–13 сумнан алып китеп торалар.

“Ашытбаш”, “Северный”, “Ташкичү” хуҗалыкларында комбайннар басуда. Ашлыкны элеваторга  илтәләр, үзләрендә эшкәртәләр. “Северный” хуҗалыгында борчакны турыдан-туры урып суктырмакчылар. Чөнки теземнәргә сала башласаң, югалтулар зур булачак.

Ильяс Фәттахов

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Афиша
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.