Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Туган авылым урамын кабат-кабат урадым…

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. “Ильяс абый, 11 августта  авылда корбан ашы уздырабыз, шуннан соң мәчет урынына казык та кагабыз, кайта алырсыңмы икән?” –  диде. Мондый вакыйгадан читтә калып буламы соң?

Туган авылым урамында күптән инде моның кадәр халык күргән юк иде. Бала-чаклар күз алдына килеп басты, йорт саен көтүе белән бала-чага иде бит ул елларда. Гаиләләрнең иң аз дигәнендә – 5, иң күбендә 8 бала иде.

Бөек Ватан сугышы елларында Корайван үзе бер колхоз (“Кызыл тау”), анда дүрт бригада булган. Кырыктан артык ир-егете сугыш кырларында ятып калган. Ул еллардагы район газеталарында “Кызыл  тау” колхозы хезмәтчәннәренең фидакарьлеге турында еш язылган. Хәсән Шакиров, Мөбарәк Шәйхетдинов, Хәерниса Минһаҗева көнлек нормаларын арттырып үтәп барганнар. Бәдыйк Абдуллин, Габделхәй Нуриев сентябрь ахырында ат белән бер көндә 4,3әр гектар җир сукалыйлар. Колхозчылар фронт өчен 26 сарык тиресе, 14,5 килограмм йон, 1000 сум тирәсе акча җыеп җибәрәләр. 1942 елның көзендә Сарай-Чокырча авыл Советына кергән  “Бакча-Сарай”, “Кызыл тау” колхозчылары “Татария  колхозчысы” дигән  танк колоннасы төзү өчен 32125 сум акча туплый. 1943 елда азат ителгән Орлов  өлкәсенә ярдәмгә 2 ат, 5 мөгезле эре терлек, 16 сарык һәм кәҗә, 85 тавык, 2 сука, 50 йорт кирәк-ярагы җибәрелә.

Ә бит авыл халкы боларны үз авызыннан өзеп дип әйтерлек җибәрә. 1942 елдан яңа хәрби салым кертелә, авыл хуҗалыгы салымы дүрт тапкыр диярлек арта. Һәр сыеры булган хуҗалык ел саен 400 литр сөт, 100 йомырка, 40 килограмм ит, 300 килограмм бәрәңге, 5 килограмм йон һәм 2 сарык тиресе, 250 сум акча тапшырырга тиеш була.

Шул ук вакытта хезмәт көне өчен түләү 3–4 тапкыр киметелә, район буенча уртача 340 грамм икмәк, 40 грамм бәрәңге, 120 грамм яшелчә бирәләр.

Менә шундый тетрәнүләр, югалтулар, авырлыклар кичергән авыл сугыштан соңгы елларда да тулы канлы тормыш белән яшәешен саклап кала  алды. Балта осталары белән данлыклы авыл иде ул. Әле күптән түгел генә авылның инде ишелү хәленә җитеп барган клубын сүттеләр. 1967 елда элекке кәнсәләрне сипләп клуб ясаганнар иде. Шунда эшләүчеләрнең кайсысыдыр бүрәнә башына исем-фамилияләрен язып калдырган. Фәрт Бариев, Сәфәр Сафин, Шәриф, Шәйдулла, Минхәир Вафиннар… Алар Корайванда гына түгел, тирә-күрше авылларда да күп йорт, каралты-кура төзеделәр. Сәфәр абый сугыш елларында фронт өчен агач әзерләүдә эшләгән. Бервакыт ул хезмәт кенәгәсен күрсәткән иде, көнлек нормасын 500әр процентка үтәгән,  премияләр алган, ышанмыйча комиссияләр килеп карап торган.

Менә шулай сугышта юлбарыстай көчле,  тынычта аттан артык эшли торган кешеләр булган безнең авылдашлар. “Курса” колхозында да гөрләтеп эшләде әле алар. Көн саен авылдан хатын-кызлар, ир-егетләр төягән йөк машиналары Сарай-Чокырчага, Курсаларга эшкә чыгып китәр иде. Сабантуйларда да мәйдан тотты корайваннар.

Кызганыч, күп әйберне “иде” дигән сүз белән тәмамларга туры килә. Соңгы елларда Корайванда буш йортлар, нигезләр күбәйде. Биш-алты-җиде бала үскән нигезләрнең дә бушап калуы гаҗәп тә. Бәхеткә авылны саклап калучылар бар һәм бу юнәлештә уңай күренешләр арта бара. Фермерлык юлын сайлаган Фәнис Әхмәтханов, оста  тимерче Миннегали абыйның улы Нургали Нуриев, алдынгы комбайнчы Самат абыйның улы Фоат Гыйниятов, клуб  бүрәнәсендә исеме язылган Минхәир абыйның улы Фәрит Вафин… Үзебезнең нигезне саклаучы Вәли Фәттаховны аерым әйтеп үтсәм, авылдашлар гаепләмәстер. Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина да алар гаиләсен иң матур, үрнәк гаиләләрнең берсе, ди. Мал-туар, кош-корт асрап, балалар, оныклар үстереп, тормышның  ямен-тәмен белеп яши алар.

Рәмзия Вафина Корайванда килен генә булса да, аның өчен үз авылыдай өзгәләнеп яши. Авылны юллы итүдә дә аның өлеше зур, гомер-гомергә коймасыз торган зиратны коймалы итте, авылны бизәп торган яңа мәктәп төзелде. “Узган ел миңа Фәнис Әхмәтханов авылда мәчет төзеп булмасмы? – дип  мөрәҗәгать иткән иде, –  диде ул. – Аннан соң да бу мәсьәләне кузгатучылар булды, Алланың рәхмәте белән менә бүген зур бәйрәм көнендә авылдашларны җыя алдык”.

Табигать тә бу көнне рәхимле булды, урамда әзерләнгән мул сыйлы табыннар артына утыруга ялт итеп кояш чыкты. Урта Курса мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт азан әйтеп дога укыды. Очрашуга килгән һәркемнең йөзләрендә нур балкый, һәркем шат иде.

“Бәлки әле киләсе гает намазын яңа мәчеттә укырбыз”, – дигән өмет белән таралышты алар. Башлап йөрүчеләрнең берсе Равил Сәләхов мәчетнең проекты  әзер инде, ди. Равил күптән түгел авылга ямь өстәп яңа йорт салып куйды.

Ильяс Фәттахов

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Афиша
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.