Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Янгыннардан сакланыгыз!

Хөрмәтле гражданнар! Янгын безне еш кына авыр хәлдә калдыра. Янгынны булдырмый калыр өчен, сезнең гомерегезне һәм мөлкәтегезне янгыннан саклап калу максатыннан, сезгә үз йортларыгызда ИП 212-142 автоном янгын белдергечләрен урнаштырырга тәкъдим итәбез.

Бу янгын белдерүче ябык биналарда яну очракларын ачыклау өчен каралган. Янгын белдерүчеләрне куллану бик җиңел һәм гади.Алар түшәмгә яки диварларның өске өлешенә беркетелә, электр челтәреннән туклану таләп ителми. Батареяны үз вакытында, якынча ярты елга бер тапкыр алыштырырга гына кирәк. Янып сүнеп утыручы кызыл индикаторы приборның төзек икәнен  хәбәр итә. Кечкенә генә янгын чыкканда һәм төтенләгән очракта  датчиклар, яңгыравыклы тавыш чыгарып, тиз генә янгын турында хәбәр итәләр. Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр хәтта кыска вакыт эчендә йортларда  үзләре генә калганда автоном янгын белдергечләрен урнаштыру мәсьәләсе аеруча актуаль.  Сезнең һәм сезнең туганнарыгызның тормыш куркынычсызлыгы өчен үз йортыгызда янгын белдерүчеләр урнаштырырга  тәкъдим итәбез.Янгын белдерүчеләр күп кешенең гомерләрен саклап калды инде. Шулай ук ут сүндергечләрне дә сатып алыгыз, алар машиналарда гына түгел, безнең йортларда һәм ишегалларында да булырга тиеш. Чөнки 500 сумга якын торган бер ут сүндергеч бәясе мең тапкыр күбрәк булган мөлкәтегезне коткарып кала ала. Электр үткәргечләрне вакытында алыштырырга, җылыту мичләрен һәм төтен юлларын ремонтларга онытмагыз.

 

Янгын вакытында 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз.

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы Сотов А.Ю.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Афиша
Әбүнәчеләр игътибарына!
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: arskij-vestnik@tatmedia.com

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.