erid:2VtzquqpS7d

Гариф Ахуновның туган җирендә

Гариф Ахуновның туган җирендә
  • Адресы:

    Арча районы, Кечкенә Өчиле авылы урыны

Язучы Гариф Ахуновның истәлекләре аның туган җиренә алып килә. Туган авылы Кечкенә Өчиле инде беткән авыллар сафын тулыландырса да, биредә язучының рухы саклана. Авыл урынында аның әтисе исемен йөртүче Ахун чишмәсе каршы ала. Аннан юлыбыз язучының эзен саклаган җирләргә алып китә: Казанбаш авылында Гариф Ахуновның әтисенең каберенә зыярәт кыларга, ул укыган мәктәпкә керергә мөмкин.