Яңа ел якынлаша барган саен шәһәр, авыл урамнары төсле утлар белән бизәлә. Урамнар гына түгел, анда тезелеп киткән йортлар да берсеннән-берсе матур булып балкый башлый, төрлечә итеп бизәлә. Әнә шул матурлыкларны күреп, сайтыбызда фотосурәтләр бәйгесе игълан итәргә булдык. Җиңүчеләр 2022 елның 1-12 гыйнвар көннәрендә бирелгән тавышлар ярдәмендә билгеләнәчәк. 3 җиңүчене иганәчебездән бүләк көтә. Иганәче - "Нур" кибете. Әлеге кибет Арчаның Комсомол урамы, 66В йорты адресы буенча урнашкан. Электр товарлары, сәгатьләр, көнкүреш товарлары, картиналар, сувенирлар һәм башка күп кенә көн дә кирәкле әйберләр сатыла биредә.