Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Тарих

Юбилей белән!

Газетабыз чыга башлауга – 85 ел! 1930 елның октябрендә “Колхозга” исеме астында дөньяга аваз салган басмабыз шушы чор эчендә халкыбыз белән бергә данлы юл узды. Ул бүген дә алгы сызыкта, укучыларына тугры хезмәт итә.

IMG_8781

«Арча хәбәрләре» («Арский вестник»)

Тарихта без эзлебез

2015 елның октябрендә Арча район газетасы чыга башлауга 85 ел тулды.

11930 елның 15 июлендә ВКП(б) Үзәк Комитеты эре үзәкләрдә һәм районнарда  газеталар оештыру турында директива кабул итә. Матбугат эшләре буенча Союз комитеты Татарстан Республикасында 5 район газетасы чыгаруны билгели. Шулар арасында Арча районы да бар, анда русча–татарча газеталар чыгару билгеләнә.

Соңрак ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты  Культпромы 1930 елның 1 октябреннән 15 авыл районнары газеталары проектлану турында хәбәр итә. Кайбер районнарда алар элеккеге кантон һәм колхоз газеталары базасында оештырыла, ә Арча районында өр-яңадан чыгару күздә тотыла. Шунда ук, Арча районында, бик үк җиһазландырылмаган типография  булуы әйтелә2.

Арча район газетасының беренче редакторы итеп Фатыйх Исхаков билгеләнә. Район газетасы чыгаруга әзерлек барган көннәрдә “Кызыл Татарстан” газетасының күчмә редакциясе районга килеп ике ай дәвамында “Колхозга” дигән  листовка чыгара. Беренче район газетасы да шул исем белән чыга башлый.

3Кызганычка каршы, Арча район газетасының беренче саны архивларда сакланмаган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә 1932 елның 10 гыйнварында чыккан “Крепим колхозы”  (русча газета) газетасын таба алдык.

Ул вакытта газета ун көнгә бер тапкыр ике битле булып чыккан. Бер елга язылу бәясе – 1 сум, 6 айга – 50 тиен. Газетаның беренче битендә МТС эшен яхшырту турында мәкалә, Утар Аты колхозы әгъзаларының мөрәҗәгате урын алган. Икенче биттә кроли4к асраучыларга киңәшләр, кар тотуның мөһимлеге, табиб киңәшләре бирелгән.

1937 елда район газетасы “Удар колхоз” исеме белән чыга. 1940 елдан “Яңа тормыш” һәм “Новая жизнь” дип үзгәртелә. 1962 елдан “Коммунизмга”, 1991 елдан бүгенгә кадәр “Арча хәбәрләре” исемнәре белән чыга.

Газетабызның исеме илдәге үзгәрешләр белән бәйле. ВКП(б) Үзәк Комитеты коллективлаштыруның соңгы срогы итеп 1932 елны билгели. Әмма колхозлаштыру хәрәкәте авырлыклар белән бара. 1930 елда чыга башлаган район газетасының “Колхозга” дип аталуы очраклы хәл түгел.

1940 елда район газетасы “Яңа тормыш” дигән исем белән чыга башлый. Ул халыкка хөкүмәт һәм партия сәясәтен җиткерүче, халыкны яңа тормыш төзүгә оештыручы, туплаучы ролен үтәгән.

Сугыш алдыннан район газетасы редакциясе 7 хезмәткәрдән торган.

Бөек Ватан сугышы район халкы һәм шул исәптән редакция коллективы өчен дә зур сынау була. 1940 елда газета редакторы Габделхак Мөхәммәтҗановны Ленинградка партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ул, шуннан сугышка алына, Бөек Ватан сугышында, Япон сугышында катнашып, 1947 елда кайта, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Пенсиягә чыкканчы район газетасы редакторы урынбасары булып эшләде.

Сугыш елларында газета үз–үзен аямыйча хезмәт  куйган, фронтны икмәк, кием–салым һәм башка кирәк–ярак белән тәэмин иткән кешеләр батырлыгын яктырта. Барысы да фронт өчен, барысы да жиңү өчен дигән лозунг белән эшли. Ул елларда чыккан газета битләрен дулкынла5нмый уку мөмкин түгел. Редакция 1945 елның 10 маенда чыккан газетаны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яңадан бастырып райондашларыбызга таратуны оештыра.

21 ел район газетасы редакторы булган Шакир Гафаров 1941 елда сугышка алына, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә, 1946 елда гына кайта.

6а1962 ел ахырында районнарны эреләндерү кампаниясе башлана. Арча, Биектау, Саба, Кукмара, Әгерҗе, Мамадыш районнарын берләштереп, Арча районы гына кала. Район газеталары редакцияләре дә берләшеп, “Коммунизмга” исеме белән чыга башлый. Ил җитәкчесе Хрущевның ил халкын коммунизмда яшәтәм, дип хыялланып йөргән чоры бу. Әмма болар бар да матур хыял гына булып калды. 1991 елдан газета сәясәттән ераграк торган исем  белән — “Арча хәбәрләре” дип атала. Газетабыз районыбыз тарихының  үткәнен һәм бүгенгесен ялгап киләчәккә нык адымнар белән алга бара, быел үзенең 85 еллык олы юбилеен билгеләп үтте.

 Район газетасының баш мөхәррирләре:

6Фатыйх Исхаков — 1930–1932 (7)

Габдрахман Кадыйров — 1932–1937

Габделхак Мөхәммәтҗанов —1940–1941

Миннегали Гарифуллин — 1941–1953

Шакир Гафаров — 1950–1971

Ренат Таҗиев — 1971–1980

Тәлгать Мостафин — 1981–1989

Тәлгать Гомәров — 1989–2006

Исрафил Насыйбуллин — 2006 елдан.

Язмышым синдә, Арчам!

Шәхесләр

Төрле чорда редакциядә эшләп, соңыннан җитәкче урыннарны биләгән, республика күләмендә танылган шәхесләребез дә бар. Сәет Хәкимҗанов (1974–1978)–Татарстан Республикасы элемтә министры урынбасары, элемтә техникумы директоры; Фидаил Җәләлиев (1958–1972) – “Татнефтепродукт” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары, Илфат Фәйзрахманов (1982–1984) – “Безнең гәҗит” редакторы, Хәнәфи Бәдигый (1974–1975) – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Галиәхмәт Шаһиәхмәтов (1980–1982) –Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. “Социалистик Татарстан” газетасы хәбәрчесе, Балтач районы газетасы редакторы Әхәт Фазылҗанов (1962–1968), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нәҗип Мадьяров (1960–1965), язучы Дамир Галимов (1956–1961),  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гайсә Гатауллин (1995–1996), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Радик Фаизов (1965–2001) күптән вафат инде [4].

Алар безнең газета турында:

7Фидаил Җәләлиев:

“1954 елның 15 декабрендә район газетасы редакциясенең ишеген ачып кердем. Кичке мәктәп тәмамлаган 17 яшьлек егетне әдәби хезмәткәр итеп эшкә алдылар. Гомерем буе журналист булуым белән горурланып яшәдем. 51 елга якын хезмәт стажымның 14 елын гына редакциядә үткәрсәм дә,  монда барлык калган эшчәнлегемә җитәрлек тормыш тәҗрибәсе алдым”.

8Сәет Хәкимҗанов:

“Коммунизмга” (“Арча хәбәрләре”) газетасында мин җитмешенче елларда эшләдем.  Ул минем өчен чын тормыш мәктәбе булды. Аннан соң да миңа Арчада егерме елдан артык эшләргә туры килде. Каләмдәшләрем белән һәрвакыт аралашып яшәдем, ул вакытларны әле дә сагынып яшим, һәр мизгелен хәтердә саклыйм”.

 

9Хәнәфи Бәдигый:

“Казан дәүләт, педагогика, милли университетларда, консерваториядә доцент, профессор дәрәҗәсендә 35 ел чамасы студентлар укыттым, декан ярдәмчесе, проректор вазыйфаларын башкардым, 150дән артык фәнни хезмәт яздым, 50дән артык  әдәби–гыйльми доклад укыдым, бер дистәдән артык китап нәшер иттем, “Казан”, “Мирас” журналларында бүлек мөхәррире, мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкардым, бик күп язмалар бастырдым, шигырьләремә ике дистәдән артык көй иҗат иттем. “Коммунизмга” (“Арча хәбәрләре”) газетасында эшләү тәҗрибәм әдәби иҗатта да, фәнни–педагогик, журналистик эшчәнлектә дә кирәкле һәм файдалы булды” [3].

 Безнең район газетасы турында танылган шәхесләр ни сөйли:

 10Татарстан Республикасы матбугат, телерадиотапшырулар эшләре һәм массакүләм коммуникация чаралары министры Зилә Вәлиева:

 “Бүген “Арча хәбәрләре” газетасы тормышыбызның төрле якларын яктыртып баручы күркәм газетага әверелде. Газета милли үзаңны, халкыбызның гореф–гадәтләрен торгызуда  аның тарихын, моңын бөек югарылыкка күтәрүдә фидакарьләрчә эшли. Гади авыл кешесе, авыл хуҗалыгы эшчесенең язмышы һәрвакытта игътибарыгыз үзәгендә булуы да, язмаларыгыз аша эш кешесенең дәрәҗәсен күтәрүегез, аңа булган игътибарны арттыруыгыз куандыра”.

11Драматург Туфан Миннуллин:

 “Арча төбәге журналистларга, язучыларга бай як. Риман Гыйлемханов көчле, зур журналистларның берсе. Язучы Радик Фәизов шулай ук оста каләм иясе. Гомумән, сез татар теленең сафлыгын саклыйсыз… Район җитәкчеләре газетага кырын карамасыннар, кысалардан чыгарга рөхсәт итсеннәр иде”.

12Район хакимияте башлыгы Илһам Сабиров:

“Арча хәбәрләре” газетасы районыбызның елъязмачысы, заман сулышын халыкка җиткерүче. Газета һәрвакытта да халык белән, үз укучыларына киңәшче һәм дус. Редакциядә таләпчән, белемле, журналист этикасына тап төшермәгән шәхесләр эшләде. Анда хезмәт иткән күренекле кешеләр газета, район тарихына зур хәрефләр белән язылачак”.

Зур бүләкләр сызганып эшкә бирелгәннән килә

“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре элек-электән хезмәт алдынгыларын мактаган, олылаган, ә коллективның хезмәтен бәяләп, зур бүләкләр бирүче булмаган. Матбугат көнендә, юбилей елларында газетаның 1нче саны чыккан октябрь аенда хатлар бүлеге хезмәткәрләре авыл хәбәрчеләре турында язганнар, хезмәтләренә бәя биргәннәр, ә үзләренә карата тыйнаклык күрсәткәннәр. Редакция хезмәткәрләре нинди кыен елларда эшләгән. Авыллардан кайтып кермәгәннәр, кимчелекләрне тәнкыйть утына тотканнар, шикаять хатларын тикшерергә юлга чыгып киткәннәр. Ә сүз яки хәреф хатасы китсә, бюрога чакырганнар.

1980 елның октябрендә “Коммунизмга” газетасы 50 еллык юбилее уңаеннан һәм намуслы хезмәте өчен ТАССРның Югары Советы Президиумы  Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Мөхәррир Ренат Таҗиевка “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән Мактаулы исем бирелә.  Бергә эшләгән Ильяс Фәттахов сөйләгәннәрдән: “80нче еллар тәнкыйть материалларына иң бай еллар. Бик кыю яза идек. Журналист ярдәме белән бик күп проблемалар хәл ителде. Алдынгылар турында күп язылды. Мөхәррир Ренат Таҗиев югары белемле журналист иде. “Без аз, әмма без телняшкадан”, дип әйтергә ярата иде. Ул моряк булган кеше.  Райкомның бик көчле вакыты. Газетада тәнкыйть материаллары чыга. Икенче көнне колхоз рәисләре чабып килә.  Ул колхоз рәисләрен тынычландырып чыгара иде. Мөхәррир коллективка авырлык китермәде. Бик кешелекле иде. Хатлар бүлеге итеп куябыз дигәч, миннән дә лаеклырак кешеләр бар, дип каршы төшкән идем, белмисең икән, өйрәтербез, белергә теләмәсәң, мәҗбүр итәрбез, диде. Кызганыч, гомере кыска булды.”

2000 елның декабрендә “Арча хәбәрләре” газетасына 70 еллык юбилей уңаеннан   ТРның Матбугат министры Зилә Вәлиева редакциядә озак еллар тырышып эшләгән хезмәткәрләргә ТР Матбугат министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды, редакциягә компьютер бүләк итте.  Гомере буе редакциядә машинистка булып эшләгән Рузилә Габитова бу зур бүләккә бик лаек иде. Грамоталы, йомшак күңелле, пөхтә, төгәл, журналистларның да хаталарын таба торган андый намуслы машинистка, корректорлар бик сирәк. Хәзер ул лаеклы ялда.

Редакциядә эшләгән елларында “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире Тәлгать Гомәровка, җаваплы сәркәтип Радик Фәизовка ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Тәлгать Гомәров кызып китеп турысын әйтсә дә, шунда ук суынып, бернәрсә булмагандай елмаеп сөйләшер иде. Ачу сакламады. Юмарт, күңелле кеше. Кыю мәкаләләре белән билгеле мөхәррир. Хәзер лаеклы ялда. Язучы Радик Фәизов районда “Тукай якташлары” түгәрәген алып барды, иҗат итүче яшьләр белән эшләде, аларга акыллы киңәшләрен бирде, үзе матур хикәяләр, повестьлар язды, кешеләр турында язарга яратты, кешегә авыр сүз әйтә белмәде, нечкә күңелле, һәвәскәр балыкчы да иде әле.

2006 елның декабрендә “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе “Энергетика 70+5” республика конкурсында катнашып, җиңү яулый һәм Идел буе электр челтәре “Сетевая компания” филиалы Мактау грамотасы, акчалата премия ала. Журналистлар район электр челтәрендә озак еллар намуслы хезмәт иткән ветераннар турында бик күп мәкаләләр әзерләде, тарихны алар авызыннан сөйләтте.

2008 елда “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллинга медиабазарны оештыруга зур өлеш керткәне өчен ТРның Премьер-министры Р.Н. Миңнеханов Рәхмәт хаты тапшырды. Исрафил Рәхмәтуллович  редакциядә реклама эшен тиешле дәрәҗәдә оештырды. Редакциягә ремонт ясалды, эш өчен уңайлы шартлар тудырылды,  матди-техник база баетылды.

2011 елның сентябрендә “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе  “Авыл. Кеше һәм хезмәт” конкурсында “Иң яхшы район матбугаты” исеменә һәм ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дипломына лаек булды. 2012 елда Ильяс Фәттахов конкурста җиңеп, ТР Авыл хужалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дипломын алуга иреште. Авыл хуҗалыгы мөдире Ильяс Фәттахов бик кыю язучы журналист, фельетончы. Авыл хуҗалыгын яхшы белә, урыннардан яңалыкларны, хәбәрләрне алып кайтып тора, гади кешене яклаудан, аның хезмәтен күрсәтүдән тәм таба, кыскасы, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән каләм остасы.

2012 елда журналист Гөлсинә Зәкиева республика күләмендәге “Ышаныч һәм куркынычсызлык” конкурсында җиңү яулап, ТР Эчке эшләр бүлеге дәүләт инспекциясе Дипломы белән бүләкләнде. Гөлсинә энергияле, төрле темага язучы бик өлгер журналист, өч бала әнисе. Кичләрен театр уйнарга да вакыт таба. Йокларга вакыты каламы икән, дип уйлап куясың. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча даими язып тора. Рейдларга чыга, кызыклы репортажлар яза, өр-яңа хәбәрләр әзерли һәм республика күләмендәге конкурсларда хезмәте бәяләнми калмый.

2013 елның июлендә хатлар бүлеге мөхәррире Румия Надршина югары һөнәри осталыгы һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәт иткәне өчен РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Арча кызы Румия яңа оешкан Яңа Чишмә районында эшләп кайткан тәҗрибәле журналист. Бик уйлап яза, аның тормыш лозунгы: иң зур гөнаһ – кешегә начарлык эшләү.

2014, 2015 елларда Румия Надршина, “Фемида—2013”, “Фемида—2014” конкурсларында катнашып, ТРның судьялар Советы Дипломы белән бүләкләнде. Ул судта катнашып, репортаж гына язмады, теманы төрле яклап ачарга тырышты, ничек тә җай табып, гаепленең үзе, якыннары белән сөйләшергә тырышты, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнде. Жюри составында булган “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Назыйм Сәфәров аның язмаларына югары бәя бирде.

Редакция дивары Мактау грамоталары, Дипломнар белән тулы. Аларның барысын да санап чыгу (30лап бар) мөмкин түгел.13

“Арча хәбәрләре” газетасы бүген дә районыбызның күпкырлы тормышын төрле яклап яктыртырга омтыла. Район газетасын кызыклы һәм эчтәлекле итеп чыгаруда сәләтле коллектив зур көч куя. Алар — Ильяс Фәттахов, Румия Надршина, Гөлсинә Зәкиева, Рәзинә Җәләева, Рәсилә Гарифуллина, Розалия Сафина, Гөлзия Нәбиуллина, Резеда Хәкимҗанова, Алия Мостафина, Гүзәл Низамова, Гүзәл Зәйнуллина, Рәзинә Тимергалиева, Алия Галиуллина, Раушан Кадыров, Илнур Мифтахов.

 

5Шулар арасында 42 ел гомерен редакция эшчәнлегенә багышлаган, Татарстан Республикасының Басма, телерадиотапшырулар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшләре буенча министрлыгының Мактау грамотасы, Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, “Казанның 1000 еллыгы” медале кавалеры, авыл тормышы бүлеге мөхәррире Ильяс Фәттахов, Россия Федерациясенең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләренең Мактау грамотасы иясе, хатлар бүлеге мөхәррире, 31 ел гомерен редакция тормышы белән бәйләгән Румия Надршина,4

“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралар буенча республика агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүче 34 ел гомерен редакциягә багышлаган җаваплы сәркатип – баш мөхәррир урынбасары Рәзинә Җәләева, шулай ук баш хисапчы Рәзинә Тимергалиева бар.

7Басма мәгълүмат чараларының эшчәнлеген билгеләүче төп күрсәткеч – ул тираж. “Арча хәбәрләре” газетасы татар һәм рус телләрендә Арча муниципаль районы территориясендә 5475 данә таратыла.
Район һәм республика яңалыклары шулай ук “Арча хәбәрләре” газетасының рәсми сайтында да чагылдырып барыла. Редакция журналистлары төрледән-төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Редакция коллективы өчен иң мөһим җиңүләрнең берсе – “Арча хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилей алдыннан гына “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте уздырган “Легендар брендлар” бәйгесендә җиңүе.

 

 

 

Редактор

 

      ˜

Күңел көзгебез

Район “йөзе”, күңел көзгебез Син,
Һәрвакытта ныклы терәгем…
Һәрбер кеше бирелеп укый шуңа,
Эзли, таба үзенә кирәген.
Заман сулышын тоеп, ныклы басып,
Дөнья белән атлый янәшә.
Тормыш дәвам итә, шуңа күрә,
Яшә, газетабыз, мең яшә!
Һәрбер сүзең, киңәш-үгетләрең
Йөрәкләрдән күчә йөрәккә.
Синсез дөнья ямен тоймас идем,
Күтәрелмәс идем биеккә…

Гөлнара Мөбәрәкшина,
Арча 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Без – сәяхәтче, артист һәм драматург та әле!

Хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиева үзен талантлы журналист булуы өстенә, драматург буларак та танытты. Соңгы ике–өч елда ул бер–бер артлы алты пьеса язды. Аның “Елый икән, елый ирләр дә” пьесасы Арчада гына түгел, Казанның мәртәбәле театрларында да аншлаг белән узды. Шул пьеса буенча фильм да төшерелде. Бу көннәрдә Арча халык театры Гөлсинә Зәкиеваның “Әни диясем килә”  пьесасын сәхнәләштерү өстендә эшли.

14Моннан тыш редакция коллективы 2003, 2010 елларда район күләмендә барган иҗат концертларында катнашып, район сәхнәсендә чыгышлар ясады, җиңүләр яулады.

 

 

 

Коллективыбыз җәмәгать тормышында, өмәләрдә дә актив катнаша. Агачлар утыртып,15

“Арча хәбәрләре” газетасы паркы булдырдык, аны даими карап торабыз.

 

 

16Хәйрия акциясе кысаларында Яңа Кенәр интернат–мәктәбенә барып, концерт куйдык, анда тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшырдык. Ял итүләрне дә күңелле һәм файдалы итеп оештырабыз. Коллектив белән Мәскәүгә, Санкт–Петербургка, Болгарга, Биләргә, Свияжскка бардык, теплоходларда сәяхәткә чыктык.

“Арча хәбәрләре”нең  үз кыйбласы бар

 Безнең турыда газета укучыларыбыз

 Синсез булмый

Заманалар кырыс, акча ягы яман.

Әмма газетабыз чыгып тора һаман.

Язмаларым чыга битләрендә аның.

Мактап язам бит мин авыл уңганнарын.

Авыл уңганнары иртән иртүк тора.

Вакытында чәчә, вакытында ура.

Күпләп мал үрчетә,  нәрсәдер юна…

Эштән соң газета тота ул кулына.

Иң элек тотканы районда чыкканы.

Кем генә яратып укымый соң аны!

Кызыксына халык–сөт савулар ничек?

Чучка балалары ятмыйлармы өшеп?

Фураж җитәрлекме? Кем нәрсәләр урлый?

Белеп торыйм дисәң, газетасыз булмый!

“Арча хәбәрләре”н котлыйм чын күңелдән

Зур бәйрәмең белән, юбилеең белән!

Вазыйх Рәхимов, Арча, 2000 ел.

 

“СССР да яшәгәндә ил күләмендә барлыгы 50–60 төрле газета–журнал чыга иде. Хәзер бу сан Татарстанда гына да 500гә җитә (“Мәдәни җомга” 11 ноябрь 2005 ел). Уйландыра торган сан. Бу басмалар арасында җиңел темаларга гына мөрәҗәгать итүче, арзанлы популярлык казанырга тырышучылары да бар. Ә безнең “Арча хәбәрләре”нең  75 ел буе үз кыйбласына тугры булып, яулап алган үз урыны,  үз йөзе, үз юнәлеше бар”.

Рәйсә Насретдинова, Яңа Кырлай авылы, 2005 ел.  

 “Заман сулышын тоеп, җәмгыять белән бергә атлаган басма гына гомерле була ала.  “Арча хәбәрләре” газетасы менә шундый. Ә газетаның язмышы анда эшләгән журналистларга бәйле”.

Илсум Садыйков, Утар Аты авылы, 2005 ел.

 “75 ел эчендә район газетасында берничә буын сәләтле, принципиаль, журналистика этикасына тап төшермәгән журналистлар эшләде һәм эшли. Газета халыкның иң гадел яклаучысына һәм киңәшчесенә әверелде. Ул Арча халкының гаять зур әһәмияткә ия байлыгы булды һәм булачак ”.

Алмас Назиров, Арча район хакимияте башлыгы 2005 ел.

 “Район газетасы — иң кирәкле, иң әһәмиятле материалларны туплаган файдалы газета, күркәм эшләрне, хезмәт алдынгыларын яктырткан трибуна, кызыклы яки гыйбрәтле язмышларны чагылдыручы көзге”.

Зөлфия Ганиуллина, Шушмабаш, 2005 ел [6].    

 

Матбугат көчен исбатлыйбыз

Исәнмесез, “Арча хәбәрләре” хезмәткәрләре!

17 гыйнварда сезгә үзебезнең үтенечебезне әйтеп (Ашытбаштагы су каланчасы турында), ярдәм итүегезне сорап хат юллаган идек. Хатны алуга ук, сез авылыбызга килеп, бу мәсьәләне хәл итүгә керештегез һәм бик тиз арада уңай хәл итүгә дә ирештегез. Су каланчасына автомат көйләгеч куйдырылды. Нургаян абый да хәзер рәхәтләнеп ял итә, су да агып утырмый, халык та рәхмәт укып бетерә алмый.

“Арча хәбәрләре” газетасының һәр санын көтеп алабыз, һәр мәкаләсен зур кызыксыну белән укыйбыз. Әлеге мәсьәлә бер безне генә кызыксындырмый икән ( 6 февраль чыккан И.Фәттаховның “Алар хезмәте бик җаваплы” мәкаләсе дә шул хакта сөйли). Һәр авылның үз проблемасы. Аларны чишүдә, авылларны саклап калып, яшәтүдә сезнең хезмәтегез аеруча зур. “Хат юлга чакырды” рубрикасын җанландырып җибәрүегез бик файдалы булды.

Халык өчен иң кирәкле су, ут, юл һ.б. мәсьәләләр еш күтәрелә һәм, сезнең ярдәм белән, уңай хәл ителә.

Яраткан газетабыз, син үтә дә җаваплы, кирәкле эш башкарасың. Заман белән бергә атлау, елдан-ел камиллеккә омтылу, халыкны мәгълүматлы итү, аңа һәрвакыт ярдәмгә атлыгып тору, яңалыкның асылына төшенергә булышу –синдәге асыл сыйфатлар. Газетада басылган язмаларыгыз укучылар тарафыннан яратып укыла, авыр чакларында сезгә барып егыла халык. Матбугат көченең зурлыгын тагын бер кабат исбатладыгыз. Сезнең каләм көче киләчәктә дә тутыкмасын. Халык сүзенә игътибарлы карашыгыз, аңа карата хөрмәтегез һөнәри осталыгыгыз турында сөйли. Зур рәхмәт Сезгә!

Хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре! Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч, имин көннәр, матур киләчәк һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

Хөрмәт белән Ашытбаш авылының Тукай урамы яшьләре

9 февраль 2015 ел [7]

 

18Быел яз Кече Төрнәле авылының ир–егетләре Казанка аша салынган җәяүлеләр күперен төзекләндерү эшләрен башкарды. Изге гамәл кылуда үз өлешләрен кертүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер–савапларын бирсен.

 Аңарчы үзәккә үткән юлсызлыктан зар–интизар булып, 230 метрлы басманы төзекләндерүне, авылга юл кертүне сорап район хакимиятенә берничә хат язып мөрәҗәгать итеп карасак та, нәтиҗәсе булмады. Узган ел декабрь аенда авыл халкы, шушы мәсьәләдә булышлык сорап, “Арча хәбәрләре” газетасы аша район хакимиятенә хат юллагач, Арча урман хуҗалыгыннан җитәрлек агач бирергә һәм авыл халкының үз көче белән төзекләндерергә, дигән карар чыгарыла. Әле алай гына да түгел, авылга быелгы җәйдән асфальт юл салуны үз эченә алган проект та тормышка ашырылачак.

Район газетасының халык гозерен шундук хәл итәргә тотынуы, халыкның проблемаларын чишүдә район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшләве, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның безнең авылны да башка авыллар белән тигез күреп, гозеребезгә игътибар иткәне, ярдәм кулы сузганы өчен чиксез рәхмәтлебез.

Ихтирам белән Кече Төрнәле авылы халкы

29 апрель 2015 ел

 19Газета фатир алып бирде

1970 елда Казанда киномеханиклар курсын тәмамлап, Арчага эшкә кайттым. 1973 елда өйләндем, ике кызыбыз туды. Ул вакытта чиркәү бинасында кинопрокат урнашкан иде. Чиркәү капкасы янында элек каравылчы торган 1 метр калынлыктагы стеналы, 12 квадрат метрлы бинаны фатир итеп бирделәр. 1983 елга кадәр шунда газап чиктек. Балалар үскән саен хәл катлаулана барды, кызлар йокыга киткәнче төн уртасына кадәр урамда йөри идем.

Үзебезнең хәлне аңлатырга тырышып, төрле оешмалар ишеге төбен таптадым, аңларга, булышырга теләүчеләр табылмады. Соңгы өмет белән район газетасы редакциясенә мөрәҗәгать иттем. Хатлар бүлеге мөдире Ильяс Фәттахов безнең хәлне үзе килеп күрде, күргәннәрен газетада язып чыкты. Озак та үтмәде, безгә  ике бүлмәле фатир бирделәр, куанычыбызның чиге булмады.

Бүгенге көндә хатыным да, үзем дә лаеклы ялда. Биш оныгыбыз бар. Район газетасы безнең гаилә өчен бик кадерле.

Мәсхүт Ногманов, хезмәт ветераны.

Арча шәһәре. 29 апрель 2015 ел 

 

Шактый еллар үтсә дә, мин бу вакыйганы яхшы хәтерлим. Әлеге гаиләнең нинди шартларда яшәвен күреп бик тетрәнгән идем. Тәнкыйть — конфет түгел, ул вакытта да аны югарыдагылар өнәп бетермиләр иде. Партиянең куәтле еллары иде бит. Әмма газета сүзе белән алар да исәпләшергә мәҗбүр иде. Мин язганны яратып бетермәсәләр дә, фатирны бирделәр. Ногмановлар гаиләләре белән килеп рәхмәт әйтеп киттеләр. Бу турыда уйласам, әле дә күңелгә рәхәт булып китә.

Ильяс Фәттахов.

Маяк булдың юлда күпләргә

Борынгыдан бүгенгәчә җиттең,
Киләчәккә таба юл алдың.
Даның ашмаса дакүкләргә,
Маяк булдың юлда күпләргә.
IMG_8895Әйе, әнә шулай тарих җебе еракларга сузылган, яшәү дәверендә күп үзгәрешләр шаһиты булган, үзе дә чорлар алмашыну белән үзгәргән, үскән, бүген легендар газета исеменә лаек булган “Арча хәбәрләре” газетасы 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте гимны белән башланып киткән кичә “Җидегән чишмә” халык театры артистлары башкаруындагы сәхнәләштерелгән күренеш “Арча” телерадиокомпаниясе белән берлектә әзерләгән видеоязма аша тарих IMG_8882битләрен дә “урап” үтте, иң авыр вакытларда эшләгән хөрмәтле ветераннарыбыз белән дә очраштырды.
Бәйрәмдә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, аның киңәшчесе, күренекле журналист Римзил Вәлиев катнашты. Фәрит Шаһиәхмәтов коллективны олы юбилее белән кайнар котлап редакциягә компьютер бүләк итте, югары һөнәри осталыклары һәм озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм 85 еллык юбилей уңаеннан редакция хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгының, шулай ук “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең Мактау грамоталарын тапшырды.

 

Атна-ун көн алдан без газетабыз турында язган шигырьләргә бәйге игълан иткән идек. Бик күп шигырьләр, моңарчы ишетелмәгән авторлар барлыкка килде. Безне шулай яратып укуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә бергә булыйк. Әмма, барыбызга да мәгълүм, һәр бәйгенең җиңүчесе була. Арчаның икенче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Мөбарәкшина иң беренче булып безгә шигырен юллады. Җомга көнне бәйге игълан итсәк, дүшәмбе эшкә килгәндә безне аның шигыре көтә иде инде. Озак та үтми ул җырга да әверелде. “Алтын Барс” татар җыры бәйгесе лауреаты, Арчада яшәп иҗат итүче үзешчән композитор Илгиз Баязитов әлеге шигырьгә көй иҗат итте һәм ул Арча сандугачы Расих Галимҗанов башкаруында бәйрәмдә яңгырады. Ә шигырь һәм көй авторлары, бәйге шарты буенча, бәйрәмебезнең кунагы булды.
“Арча хәбәрләре” турында халыкта фикерләр төрле. Әмма нинди генә булмасын, алар безнең өчен бик кадерле. Мактасалар – сөенәбез, тәнкыйтьләсәләр – гаебебезне төзәтергә тырышабыз. Ә менә район хакимияте белән гомер-гомергә киңәшләшеп, килешеп, дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Кичәдә катнашкан район башлыгы урынбасары Любовь Осина да нәкъ менә шуңа басым ясады, киләчәктә дә бердәм булып эшләүгә ышаныч белдерде.
Мөхәрриребез Исрафил Насыйбуллин, котлау сүзе белән чыгып, намуслы хезмәтләре өчен һәм газетаның 85 еллык юбилее уңаеннан редакция хезмәткәрләрен Мактау грамоталары белән бүләкләде.
– Коллективыбыз дус, тату һәм бердәм. Безнең көч тә шул бердәмлектә. Киләчәгебез дә матур һәм якты булсын, яңа эшләр белән баетылсын, – диде ул.
IMG_9001Яшь алмаш – Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” телестудиясе һәм “Тукай якташлары” берләшмәсенә йөрүчеләр, шушы телестудиядә һәм берләшмәдә каләм тибрәтергә өйрәнгән, язмалары газетабыз битләрендә басылып килгән, бүген “Ватаным Татарстан” республика газетасында эшләүче Динә Шәкүрова, “Ялкын” журналы әдәби мөхәррире Ләйсән Фәйзуллина чыгышлары бәйрәмне тагын да тулыландырды.
Ә безне якын итеп, юбилей белән котларга килгән дәрәҗәле кунаклар арасында якташларыбыз, танылган шәхесләр, тарихыбызны өйрәнергә ярдәм иткән, газетабызга кагылышлы бик күп материаллар барлап, аларның электрон вариантларына кадәр әзерләтеп биргән БIMG_9018аш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов, язучы Вакыйф Нуриев, галим, шагыйрь, публицист Хәнәфи Бәдигый, безнең белән аеруча тыгыз элемтәдә торган хуҗалыклар, оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, хезмәттәшләребез – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиаллары – күрше районнар газеталары мөхәррирләре, олы хөрмәткә лаек ветераннарыбыз, әлбәттә, безнең өчен кадерле булган авыл хәбәрчеләребез бар иде. Аларның барысына да олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Юбилей кичәсе кунакларның тәбрикләүләре, истәлекләр белән уртаклашуы, үзешчәннәребез башкаруында җырлар белән үрелеп барды, видеоязмалар белән баетылды. Залдагы газетабызның тарихын, бүгенгесен чагылдырган стендлар, күргәзмәләр, музей экспонатлары юбилейда катнашучларның һәрберсен кызыксындырды.

Газетабызның 85-еллык юбилее уңаеннан безнең коллективка зур бүләкләр тапшырылды:

IMG_8987Журналистика өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм “Арча хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы редакциясе” авыл тормышы бүлеге мөхәррире Фәттахов Ильяс Сәхәп улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Журналистика өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм “Арча IMG_8992хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасы редакциясе” хатлар бүлеге мөхәррире Надршина Румия Гарифҗан кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

IMG_8931IMG_8935

Озак еллIMG_8938ар намуслы хезмәтләре һәм “Арча хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан баш мөхәррир Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы, корреспондент Зәкиева Гөлсинә Вазыйх кызы, бүлек мөхәррире Сафина Розалия Лиуз кызы, тәрҗемәче Нәбиуллина Гөлзия Әмин кызы, версткалаучы Мостафина Алия Мансур кызы, реклама бүлеге белгече Гарифуллина Рәсилә Флүр кызы “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының, баш хисапчы Тимергалиева Рәзинә Габделхәй кызы, җаваплы сәркатип–баш мөхәррир урынбасары Җәләева Рәзинә Мингали кызы “ТАТМЕДИА” IMG_8940акционерлык җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
IMG_8939Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен “Арча хәбәрләре” газетасы корреспонденты Зәкиева Гөлсинә Вазыйх кызы Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

 

 

 

IMG_7276Арча муниципаль районында озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек итүдә, элемтә һәм телекоммуникацияләр

темаларын вакытында яктыртуда, газетаның беренче саны чыгуга 85 ел тулу уңаеннан “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Арча районының иҗтимагый тормышын объективIMG_7279 яктыртканы, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең дәрәҗәсен күтәрүгә керткән өлеше өчен һәм “Арча хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан баш мөхәррир Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улына Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

 

 

IMG_7363 IMG_7367 IMG_7371 IMG_7376Намуслы хезмәтләре  һәм “Арча хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан  корректорлар Зәйнуллина Гүзәл Рәшит кызы, Низамова Гүзәл Габделнур кызы, шофер Мифтахов Илнур Мансур улы, тәрҗемә бүлеге буенча мөхәррир урынбасары Хәкимҗанова Резеда Рамазан кызы, хисапчы Галиуллина Алия Гомәр кызы, версткалаучы Кадыров Раушан Фәрит улы “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенең Мактау грамоталары бүләкләнделәр.

 

Газета өчен 85 яшьлек юбилей – ул әле бар нәрсәнең башы гына. “Арча хәбәрләре” газетасы һәрчак эзләнүдә. Хөрмәтле райондашлар, кадерле укучыларыбыз, редакциябез ветераннары, барыгызны да әлеге уртак бәйрәм белән ихластан тәбрик итәбез! Без сезнең белән һәм сезнең өчен яшибез. Киләчәктә дә бергә булыйк!

№10 Аватар2

РЕДАКЦИЯ (2) РЕДАКЦИЯ 3стенд и таблы редакция2стенд

Арча хәбәрләре — Легендар газета

Безнең турында фикерләр

Безне Кырымдагы коллегаларыбыз котлады

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.