erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Арча Мәдәният йорты җитәкчесе гүзәл затларны бәйрәм белән котлый

07 марта 2020, 14:13

1958

0

0

Арча Мәдәният йорты җитәкчесе гүзәл затларны бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, гомумән, районыбызның барлык хатын-кызлары! Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, Гүзәл затларыбызны, олылау, аерата игьтибар күрсәтү көне.

Хатын-кыз ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый, карьера да ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакатлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсә иде!

Сезнен тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

Иң изге теләкләр белән Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X