erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриевның бәйрәм котлавы

23 февраля 2020, 06:46

1714

0

0

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриевның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле Кораллы көчләр ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугышчы-интернационалистлар! Кадерле Ватан сакчылары!

Сезне батырлык, кыюлык һәм сугышчан бурычка тугрылыкны гәүдәләндерүче бәйрәм – Ватан сакчысы көне белән чын күңелдән котлыйм.  Бу көнне без Россия Кораллы көчләрендә хезмәт иткән яки хезмәт итүчеләрне, дәүләт һәм җәмгыять куркынычсызлыгын саклаучыларның барысын да хөрмәтлибез.

23 февральдә без аерым рәхмәт сүзләрен Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм җирле бәрелешләрдәге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга юллыйбыз. Сезнең тормыш – батырлык, геройлык һәм Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге. Безнең тыныч тормышыбыз, балалар йөзендәге елмаю һәм Ватан хакына матур эшләр авыр сынаулары өчен ветераннарыбызга бүләк булсын.

Ватан – безнең зур илебез чикләре генә түгел, ул туган шәһәребез, йортыбыз, гаиләбез дә. Боларның барысында яклау һәм саклау – чын ир-егетләрнең бурычы, шуңа күрә гадәти тормышта тапшырылган эшкә җаваплылык белән караучы, сүзендә тора белүче, туганнары һәм якыннары турында кайгыртучы барлык чын ир-егетләрне бәйрәм белән котлыйм.

Бәйрәм белән, кадерле Ватан сакчылары! Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим. Һәр йортта иминлек, туган җиребездә тынычлык һәм татулык булсын!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев                                                                                                      

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X