erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның район халкын Яңа ел белән котлавы

31 декабря 2019, 11:35

1973

0

0

Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның район халкын Яңа ел белән котлавы

Хөрмәтле Арча районы халкы! Кадерле якташлар!

2019 ел тарихка китеп бара һәм без аны күптәнге игелекле дустыбыз кебек рәхмәт әйтеп озатабыз, чөнки бу елда тынычлыкта һәм татулыкта яшәдек.

Үтеп баручы ел истәлекле вакыйгаларга һәм көндәлек тормыш проблемаларына бай булды, тормышыбызда үз эзен калдырды. Бездә социаль әһәмияттәге яңа объектлар ачылды, ел дәвамында юлларны төзекләндерү буенча эш дәвам итте. Торак төзүгә аеруча игътибар бирелде. Авыл хезмәтчәннәре бик яхшы эшләде, алар тулай ашлык җыемы буенча республикада лидерлар сафында. Кече һәм урта бизнес үсә һәм ныгый. Шәһәребез һәм авылларыбыз төзекләндерелә, социаль өлкә өзлекле рәвештә үсә. Узып бара торган елда, элекке еллардагы кебек, Арча районының тагын да динамикалы үсүе өчен мөмкинлекләр салып калдырылды. Ирешелгәннәрнең барысы да – безнең уртак эшләребез нәтиҗәсе.

2019 ел һәркем өчен төрлечә булды: кемгәдер ул җиңел һәм шатлыклы башкаларга авыр һәм уңышсыз тоелды. Әмма ул төгәлләнә һәм яңа елда язмыш ничек буласы һәрберебезнең үз кулларында, шуңа күрә без яңа 2020 елны ачык күңел, иртәге көнгә ышаныч белән каршылыйбыз.

Кадерле дуслар! Мин сезнең барыгызга да шатлыклар, сәламәтлек һәм яңа елда иминлек телим. Сезнең күңел түрендәге хыялларыгыз тормышка ашсын, ә якты ниятләрегез игелекле эшләргә әверелсен. Йөрәкләребездә һәрвакыт игелеккә һәм шәфкатьлелеккә, игътибарлык һәм ярдәмчелеккә урын булсын. Безнең уртак  йортыбыз – Арча районында тынычлык хөкем сөрсен, ул гел алга барсын! Яңа ел белән!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X