erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның Сабантуй котлавы

03 июля 2020, 16:50

5982

0

0

Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның Сабантуй котлавы

Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар!

Халкыбыз бәйрәме Сабантуй язгы кыр эшләренең тәмамлануын белдерә, безне рухи асылыбызга һәм милли традицияләргә кайтара, буыннарның эзлекле элемтәсен тәэмин итә. Сабантуй авыл хезмәтен данлый һәм җирнең уянуын гәүдәләндерә, шуңа күрә бу бәйрәмдә без фидакарь хезмәте белән мул уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез.

Кызганыч, яңа коронавирус авыруы таралу куркынычы шартларында без бәйрәм мәйданында бергә очраша алмыйбыз, әмма әлеге катлаулы чорда матур традицияне саклау һәм авыл хезмәтчәннәренә авыр һәм игелекле хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре әйтү бик кирәк.

Быел безнең яраткан бәйрәмебез онлайн форматында узачак, аны арчалар гына түгел, ә илебезнең башка төбәкләрендәге тамашачылар да карый алачак. Онлайн-версия халык гореф-гадәтләрен ныгытып кына калмас, ә аудиториясен тагын да арттырыр, аның күпсанлы тамашачылары әлеге искиткеч  бәйрәм рухи асылын тояр дип ышанам.

Онлайн–Сабантуй – яраткан бәйрәмебезне сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый торган итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек, кунакчыл, ипи-тозлы һәм иң яраткан бәйрәмебезне һәр өйдә рәхәтләнеп каршылагыз! Сабантуй, элеккеге кебек, безнең бердәмлегебез, алдагы матур көннәргә өмет символы булсын, һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен! Барыгызга да сәламәтлек, киләчәккә ышаныч һәм уңышлар телим! Сабантуй бәйрәме белән, кадерле дуслар!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев

 

Онлайн-Сабантуйны туры эфирда 4 июльдә иртәнге 10 сәгатьтә arvestnik һәм rdk_arsk инстаграм аккаунтларында карый аласыз. 0+

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X