erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Арча районы хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира ГАТАУЛЛИНА райондашларны Яңа ел белән котлый

30 декабря 2020, 08:05

1404

0

2

Арча районы хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира ГАТАУЛЛИНА райондашларны Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Авыр, ләкин тормышның кадерен белергә өйрәткән, безне тагын да бердәм һәм сабыр булырга өндәгән 2020 ел узып бара. Санаулы берничә сәгатьтән 2021 елга аяк басабыз.

Мин һәркемне оптимист булырга чакырып калам. Тормышның тискәре якларын эзләп түгел, матурлыкка сокланып, һәр мизгелдән ләззәт алып яшәргә омтылыйк. Бүген урамда ап-ак кар, искиткеч матурлык һәм яктылык. Шушы мизгелдә бар начарлыкларны онытыйк та, табигатьнең әнә шул гүзәллегенә сокланыйк. Һәркайсыбызның күңелендә тынычлык, гаиләләрдә иминлек һәм бәхет булсын. Теләгән ихлас теләкләребез чынга ашсын. Гаиләләребез нык, балаларыбыз игелекле, барыбыз да сәламәт булыйк. Яратып һәм яратылып яшик! Төкле аягың белән, Яңа ел!  

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X