erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Арча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинованың Яңа ел котлавы

30 декабря 2019, 11:42

1367

0

0

Арча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинованың Яңа ел котлавы

Арча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова:

– Хөрмәтле райондашлар! Үзенең җиңүләре-җиңелүләре, шатлыклары-борчулары, якты мизгелләре, көтелмәгән уңышлары, кызыклы вакыйгалары һәм бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән тормышыбызның тагын бер елы узып та китте. Яңа 2020 елга санаулы көннәр генә калды.

Мин ихлас күңелдән барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм. Һәрберегезгә тазалык-саулык, гаиләләрегездә тигезлек, тынычлык, муллык, эшләрегездә тотрыклылык һәм уңышлар телим! Бөтен бәла-казалар сезне читләтеп узсын, тирәгездә бары тик яхшы кешеләр, чын дуслар булсын. Үз көчебезгә ышанып, киләчәккә өмет белән  атлыйк Яңа елга.

Барыбызның да теләкләре тормышка ашсын! Күңелләребездә аклык-пакьлек, сафлык, йөрәкләребездә туганнарыбызга, дусларыбызга, хезмәттәшләребезгә булган ярату, хөрмәт хисе артсын. Үпкә хисләре, рәнҗетелүләр бетсен. Мохтаҗларга, авыруларга, язмыштан кыерсытылганнарга игътибарлырак, миһербанлырак булыйк.

Кубрәк изге гамәлләр кылыйк. Иң зур бәхет ул, минемчә, тормышыңнан, хезмәтеңнән, кылган гамәлләреңнән канәгать булып яшәү. Барыбыз да бәхетле булыйк, дуслар. Яңа ел белән!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X