Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гатифәбану Зәйнулла кызы ЗӘЙНАГЕТДИНОВАны КОТЛЫЙБЫЗ!

    --, 18 июнь 2020 - 14:08
    611
    0
    1

    Пөшәңгәр авылында яшәүче кадерле әниебез Гатифәбану Зәйнулла кызы ЗӘЙНАГЕТДИНОВАНЫҢ 80 яшьлек юбилее.

    Киң күңелле, олы йөрәкле, сөйкемле, сабыр, изге җанлы газиз әниебезне туган көне белән котлыйбыз! Киләчәктә дә әтиебез белән тигезлектә сау-сәламәт булып,  бер-берсенең җан җылысын тоеп, тыныч күңел белән кадер-хөрмәттә озак яшәүләрен телибез.

    Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,

    Рәхмәт сиңа, изге теләкләрең өчен.

    Балам, диеп назлы сүзләр әйтеп,

    Кайткан саен безне иркәләгәнең өчен.

    Озак еллар шулай тәрәзәләрдә

    Балкып торса иде утыбыз.

    Һәрчак безне каршы алса иде

    Әти-әни, туган йортыбыз.

    Сине яратып әтиебез Рәшит, кызларың-кияүләрең Гүзәл-Заһир,

    Гөлнур-Алмаз, Гөлүсә-Хәлиф, Гөлназ-Илнар һәм оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: