erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ГАЙФЕТДИНОВА Сүрия Исмәгыйль кызының 80 яшьлек юбилее

03 января 2022, 08:11

824

0

0

ГАЙФЕТДИНОВА Сүрия Исмәгыйль кызының 80 яшьлек юбилее

Югары Масрада яшәүче кадерле әниебез, әбиебез ГАЙФЕТДИНОВА Сүрия Исмәгыйль кызының 3нче гыйнварда 80 яшьлек юбилее.

Сөекле, олы йөрәкле, киң күңелле, якты йөзле, искиткеч кешелекле, дуска-туганга киңәшче булган газиз әниебезне туган көне белән котлыйбыз. Син безнең ныклы терәгебез, туып-үскән йортыбызның якты кояшы, гаиләбезнең җылы учагы. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп яшәргә язсын. Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, бәрәкәтле имин тормыш бирсен. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәләре сине сакласын. Туганнарың, оныкларың, оныкчыкларыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле картлыкта, безне сөендереп, әти белән тигезлектә озын-озак яшә.

Без бәхетле, әни, син булганга,

Балам, диеп, өзелеп торганга.

Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа

Бүген 80 яшең тулганда.

Сине яратып  һәм хөрмәт итеп тормыш иптәшең Хәбибулла, улың Хәйдәр-Дилбәр, кызларың Рәфидә-Гөлира, 8 оныгың, 3 киленең, 2 киявең, 6 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X