erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлнур һәм Гыйниятулла ҺАДИЕВЛАРНЫҢ бер сукмактан атлый башлауларына 50 ел

19 августа 2022, 11:01

662

0

0

Гөлнур һәм Гыйниятулла ҺАДИЕВЛАРНЫҢ бер сукмактан атлый башлауларына 50 ел

Шушмабаш авылында яшәүче иң кадерле кешеләребез – әтиебез Гыйниятулла белән әниебез Гөлнур ҺАДИЕВЛАРНЫҢ гаилә корып, бер сукмактан атлый башлауларына 50 ел була.

Безнең өчен газизләрдән-газиз булган әтиебез һәм әниебез, сезне чын күңелебездән күркәм бәйрәмегез – алтын туегыз белән котлыйбыз. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме – картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык саулык-сәламәтлек телибез.

Сез безнең өчен зур бер өлге, оныкларыгыз өчен үрнәк булып торасыз.  Гомер буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебез, без сезгә чиксез рәхмәтлебез.

Бәйрәмегез белән котлап,

Әткәй-әнкәй, сезгә дәшәбез,

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

Балаларыгыз Фәнис-Рузилә, Рәис-Рузилә, оныкларыгыз  Гүзәл-Марат, Илгиз, Рөстәм, Рамилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X