erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ИБРАЕВ Наил Габделхәй улын КОТЛЫЙБЫЗ!

24 января 2020, 13:36

1855

0

1

ИБРАЕВ Наил Габделхәй улын КОТЛЫЙБЫЗ!

Арчада яшәүче кадерле улым, яраткан ирем, әтиебез, бабаебыз ИБРАЕВ Наил Габделхәй улына 26нчы гыйнварда 55 яшь.

Кадерлебез! Сиңа сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, ак бәхетләр, күңел тынычлыгы телибез. Гаиләбезгә кайгы-хәсрәт, бәла-каза кермәсен, татулыкта, тигезлектә яшик. Һәрчак нык бул, авырлыкларга бирешмә, ихтыяр көчең беркайчан сынмасын.

Сокланырлык синең үткәннәрең,

Алдамаса иде көткәннәрең.

Бүгенгең дә синең матур булсын,

Көләч йөзең һәрчак балкып торсын.

Сиңа бары изге теләк:

Белеп яшә, син безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән әниең, хатының, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

 

 

Бишлеләрдән торган гомер

Нәкъ бер ай элек “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә хуҗалыкларның баш зоотехниклары, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре белән семинар-киңәшмә үткәрелде.  Яңа елга аяк басканда башкарган эшләргә нәтиҗә ясау – кирәкле гамәл. Хуҗалык җитәкчесе Наил Ибраев эш белән бергә бу көннәрдә үткән гомер юлы турында да уйланып йөри.

Кай арада үтеп киткән 55 ел?! Ышанасы килми... 1965 елның 26 гыйнварында Теләче районы (ул вакытта Саба районы) Югары Кибәхуҗа авылында туган ул. Габделхәй белән Гөлсәхрә гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Наил өчен балачак, яшьлек  эзләре –  иң кадерлесе. Уйныйм дисә, кул сузымында гына чишмәле тау, иркен болыннар, кадерләним дисә әти-әнисе, Гыйльминур әбисе, Васил абыйсы, Вәсилә апасы бар.

 Кышын карлы тауда чаңгы-чана шууларны, әтисе ясап биргән кәшәкә таягы белән елгада  хоккей уйнауларны кем генә сагынмас икән. “Эшкә ярый башладың, улым”, –  дип әтисенең ат җигәргә, туарырга  өйрәтүләре – һәммәсе бүгенгедәй хәтерендә.  

Мәктәп, Казан төзүче-инженерлар институты (КИСИ)  студенты  булган чаклары – гомеренең шулай ук иң ямьле, матур еллары. 2нче курстан соң солдат хезмәтенә алыначагы турында кайтып әйткәч, әти-әнисе борчылса да, улларына сиздермиләр. Әтисе: “Армия – һәр ир-егет өчен зур тормыш мәктәбе. Борчылма, улым!” – дип юата.

 Авыл баласы кайда да сынатмый, Германиядә танкист булып  хезмәт иткәндә,  Наилне спортта җитез, төз атуда беренче булганга, “Кызыл йолдыз” газетасына мактап язалар. Яхшы хезмәт иткәне өчен ул ике мәртәбә туган ягына ялга  җибәрелә, армиядән  старшина булып кайта.

Армиядән ялга кайткан вакытта, балачакта бергә уйнап үскән күрше урамдагы Хәниф абый кызы Рәсимәгә күзе төшә, тик бу хакта үзенә сиздерми генә китеп бара. Ул заманда армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр  абруйлы саналды. Андыйларның кызлар алдында да дәрәҗәсе зур иде. Наилнең гармунда уйнавын да исәпкә алсак, кызлар арасында дәрәҗәсе ничек  булганын чамаларга була. Армиядән кайткан көнне үк кичке уеннан соң, Рәсимәне озата кайта. Ул да – Казан дәүләт университеты студенты. Ике ел очрашып йөргәннән соң, 1987 елның 5 ноябрендә  өйләнешәләр. 1989 елның 25 гыйнварында кызлары Ләйсән туа. Наил укып бетереп диплом алгач, Арчага кайтып урнашалар. Рәсимә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Наил юллар төзү идарәсендә инженер булып эшли башлый.

Гаилә булгач, үз куышыңны булдыру кирәклеген яхшы аңлый  Наил, әтисе белән киңәшләшеп, йорт салу хәстәренә керешә. 1992 елда йортларын өлгертеп, шунда яши башлыйлар. 1994 елның 15 февралендә икенче кызлары  Чулпан туа. Балаларының  икесе дә мәктәптә дә, югары уку йортында да  әти-әнисенә мәшәкать тудырмый гына укып чыга. Ләйсән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын кызыл дипломга тәмамлап, “ТатинвестГражданПроект” оешмасында архитектор-дизайнер, Чулпан   мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Казан медицина   университетының стоматология факультетында укып, теш табибы булып эшкә урнаша.

Хәзер икесе дә гаиләләре белән Арчада яшиләр. Кияүләре Ирек белән Булат – Арча егетләре. Балалар 33 ел бергә гомер иткән әти-әнисен оныклар белән сөендерәләр.

 Гомумән, нәселләре белән булдыклы, тырыш кешеләр алар. 11 ел Арча-Әтнә районы буенча Салым инспекциясенең өлкән хезмәткәре булып эшләгәндә дә, 17 ел колхоз рәисе хезмәтен башкарганда да         хезмәттәшләре  белән килешеп эшли, эшеннән тәм табып яши белә Наил. Президентның Рәхмәт хатлары, авыл хуҗалыгы министрының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ә иң мөһиме – халыкның   ихтирамын яулый.

  Нинди генә кыенлыклар туса да, беркайчан зарланырга яратмый, гаиләсенә  авырлык  китерми торган кеше ул Наил. Гадел җитәкче, яраткан әти, кадерле ир буларак та мактауга лаек юбилярыбызга ике бишле куярга була бүген. Үз эшенең остасы булуы белән бергә, заманадан артта калмый,  төрле өлкәдә үзен сынап караган белгечкә нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, куанычлы озын гомер телибез.

  Рәсимә Низаметдинова

 

 

 

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X