erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле хатын-кызлар!

08 марта 2020, 06:23

1898

0

0

Кадерле хатын-кызлар!

 

Сезне чын күңелдән язгы кояш нурлары белән җылытылган Халыкара хатын-кызлар бәйрәме – 8 март белән котлыйм!

Арча районында акыллы, зирәк, тырыш, уңган, булган һәм иң матур хатын-кызлар яши. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сез барысына да өлгерәсез: өйдәгене дә көйлисез, эшлисез дә, һөнәри осталыгыгызны тормышка ашыра барасыз. Сез дөньяга яктылык нурлары сибәсез, тормышка шатлык, бәхет өстисез.

Иң кыен вакытларда сез, хатын-кызлар, барлык тормыш кыенлыкларын җиңәргә булышып, ир-атларга терәк була беләсез. Сезнең матурлык, сөйкемлелек, ышаныч иң бөек эшләргә рухландыра, иң авыр бурычларны да чишәргә ярдәм итәсез.

Сөйкемле хатын-кызларыбыз! Сезгә барысы өчен дә – игелекле эшләрегез, зирәк, акыллы, кайгыртучан булганыгыз өчен рәхмәт. Сезнең алда баш иябез. Бигрәк тә рәхмәт сүзләрен өлкән буын – ветераннарга җиткерәбез.

Бу бәйрәм безгә яз кояшы белән бергә килә. 8 мартта гына түгел, һәр көнегез, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сөенеч-куанычлар, көтелмәгән шатлыклар, һәм, әлбәттә, игътибар, ихтирам белән үтсен. Сезгә чын күңелдән бәйрәм кәефе, нык сәламәтлек һәм уңышлар телим. Һәрвакыт бәхетле һәм кабатланмас булыгыз!

И.Г.Нуриев, муниципаль район башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X