erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ХӘКИМҖАНОВА Кәүсәрия Нурулла кызын юбилее белән котлыйбыз!

12 февраля 2020, 10:20

1662

0

0

ХӘКИМҖАНОВА Кәүсәрия Нурулла кызын юбилее белән котлыйбыз!

13 февральдә Утар-Аты авылында яшәүче әниебез ХӘКИМҖАНОВА Кәүсәрия Нурулла кызын 85 яшьлек юбилее белән котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.

Көн-таң атса, синең барлыгыңа куанабыз. Инде үзебез дә олыгаеп барабыз, дәү әни, дәү әти булдык. Ләкин ничә яшьтә булсаң да, кешегә әни кирәк икән. Әнинең барлыгын тоеп яшәү рәхәтлек бирә күңелгә.

Син пешергән ризыклар, син ясаган чәйләр тәмле дә, бәрәкәтле дә.

Оныкларыңа әби тәмен, әби тәрбиясен биргәнең, безне үз канатың астында җылытканың өчен мең-мең рәхмәт сиңа кадерлебез.

Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә дә ирешсеннәр.

 

Беркайчан да тимә, сагыш җиле,

Әниебезнең нурлы йөзенә.

Безнең өчен яши бит ул җирдә,

Кыен алса ала үзенә.

 

Чал чәчләрең бигрәк күркәм,

Күзләреңдә горур сабырлык.

Ягымлы сүз, тыйнак акыл –

Барысы да үрнәк алырлык.

 

Һәрбер иртә сине куандырып,

Шатлык белән яңа таң атсын.

Күзләреңне сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Балаларың, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X