erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ӘХМӘТХАНОВА Флера һәм ӘХМӘТХАНОВ Әгъләмҗанны юбилейлары белән котлыйбыз

21 января 2022, 15:56

991

0

0

ӘХМӘТХАНОВА Флера һәм ӘХМӘТХАНОВ Әгъләмҗанны юбилейлары белән котлыйбыз

23 гыйнварда Мөрәледә яшәүче әниебез ӘХМӘТХАНОВА Флерага 60 яшь, 27 гыйнварда әтиебез ӘХМӘТХАНОВ Әгъләмҗанга 65 яшь тула.

Кадерле әти-әниебез, без сезне бик яратабыз һәм чын күңелдән гомер бәйрәмнәрегез белән тәбрик итәбез. Сау-сәламәт булып, тигезлектә гомер итегез. Без, балаларыгызның, кадер-хөрмәтен тоеп, тагы да шулай оныкларыгызның яраткан дәү әтисе, дәү әнисе булып, аларның уңышларына сөенеп, шатланып гомер итәргә булсын.

Туган көнегез белән котлап,

Җыелабыз сезнең яныгызга.

Без бәхетле туган йортыбызда

Көтеп торучы сез барында.

Сез булганда безнең тормыш матур,

Сез бит безгә олы бер терәк.

Матур яшәгез сез исән булып,

Сез бит әле безгә бик кирәк.

Гел шатланып яшәгез сез,

Тыныч булсын һәрчак күңелегез.

Бәрәкәтле матур тормыш сезгә,

Кояшлардай булсын гомерегез.

Балаларыгыз Айзат-Гөлфия, Азат-Гөлшат, Флюр-Айсылу, оныкларыгыз Азалия, Эльза, Алмаз, Әмир, Адилә, Кәрим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X