erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, кадерле арчалар!

09 мая 2020, 06:11

2956

0

2

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, кадерле арчалар!

 

Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм!

Бүген, нәкъ 1945 елның май аендагы кебек, Җиңү көнендә безнең күңелләр тынычлык, азатлыгыбыз өчен зур шатлык, шул ук вакытта югалтулар өчен җан сызлавы белән тула. Ул туган илебез өчен Дан һәм горурлык, туган җиребезгә чиксез мәхәббәт, батырлык, каһарманлык, Россия халкының сынмас ихтыяр көче көне буларак та йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Фашистларның юлына аркылы төшеп, кешелек тарихындагы иң күп канкойгыч сугышта туган җиребез азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган улларыбыз һәм кызларыбыз батырлыгы алдында олы рәхмәт хисе белән баш иябез. Без Җиңү көнен якынайту өчен ачлыкта һәм салкында көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәренә дә, шулай ук сугыштан соң җимерекләрдән илне торгызуда катнашканнарга да олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ә сугыш кырында ятып калганнарның якты истәлеге күңелләрдә мәңгегә урын алды.  

Сугыштан кайтмаган туганнарының якты истәлеген ядкәр итеп саклаучы бер генә гаилә дә, бер генә йорт та юктыр. Бүген безнең уртак бурыч – бу бәйрәмгә үзенең чын патриотик мәгънәсен югалтуга юл куймау. 

Районыбызның 28 меңнән артык егет һәм кызы кулларына корал тотып туган илебез тынычлыгы сафына басты, яртысы сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады. Аларның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак. Без Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән якташларыбыз белән горурланабыз.

Кызганыч, сугыш тәмамланган ел артта  күпме калган саен шул авыр чорны кичергән ветераннар саны да елдан ел кими бара. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын безнең районда 546 сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне билгеләп үтә. Шуларның 19ы – сугышта катнашканнар. Ветераннар китә... Әмма беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады. Сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре.

Бәйрәм көнендә барыгызга да тыныч күк йөзе, шатлыклар, гаилә бәхете, иминлек телим. Һәрберегезнең йөрәгендә туган илебез, җиңүчеләребез өчен горурлык хисе яшәсен.

Илшат Нуриев,

муниципаль район башлыгы

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X