erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге тармак ветераннары!

25 марта 2020, 10:21

1783

0

0

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге тармак ветераннары!

 

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Мәдәният хезмәткәрләре — тормышыбызга сәнгать, иҗат, гармония һәм матурлык бүләк итүчеләр. Хезмәтегез белән сез традицияләрне һәм мирасыбызны саклыйсыз, арттырасыз, районның рухи мөмкинлекләрен арттыруда көч куясыз. Көн саен безгә мулдан талантыгызны, энергиягезне һәм рухи җылылык бүләк итәсез.

Әлеге гүзәл бәйрәм көнегездә илһам бирүчеләр булып, сизгер һәм креатив булып калугызын телим. Фантазиягез беркайчан саекмасын, проектларыгыз яңа идеяләрне торымшка ашырырга мөмкинлек бирсен һәм муза сезнең гомерлек юлдашыгыз булсын. Сезгә иҗади күтәрелеш, кызыклы проектлар һәм төрле образлы яңа идеяләр телим. Якыннарыгызга һәм үзегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар юлдаш булсын! Яраткан эшегез әйләнә-тирәдәгеләргә дә бәхет китерсен!

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X