erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле якташлар!

01 мая 2020, 07:37

1327

0

0

Хөрмәтле якташлар!

Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Беренче май гадәттә күңелләргә язгы күтәренке кәеф алып килә. Бу якты бәйрәм яңарыш символы булып тора, туган илебез өчен эшчәнлектә халыкны берләштерә.

Хезмәте, таланты һәм һөнәри осталыгы белән туган районыбызны данлаган якташларыбызны без бу көнне аеруча зур рәхмәт хисләре белән хөрмәтлибез. Районыбыз елдан-ел матурая, икътисади яктан үсә, социаль өлкәсе ныгый. Бу - районда яшәүче һәр кешенең көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Барыгызга да рәхмәт! Ветераннарга да, әле яңа гына хезмәт биографиясен башлап җибәрүчеләргә дә, бүген намус белән эшләп, бөтен тырышлыгын, көчен, мөмкинлекләрен, сәләтен туган төбәген үстерүгә юнәлтүчеләргә дә.

Кызганыч, бу айның төп бәйрәмнәрен короновирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле үзеңне изоляцияләү шартларында үткәрергә туры килә. Әмма ул әлеге датаның безнең өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын юкка чыгара алмый. Киресенчә, истәлекле вакыйгалар турында уйланырга мөмкинлек бирә. Чын күңелдән үтенәм сездән, хөрмәтле райондашлар, бу проблемага мөмкин булганча җаваплы карагыз, бүгенге урнашкан режимны саклагыз, кунакларга бармагыз, гадәт буенча табигатькә чыгып бәйрәм итүләрдән тукталып торыгыз, бәйрәмне өйдә үткәрергә тырышыгыз. Куркынычсызлык таләпләрен тулысынча үтәгән очракта авыру куркынычы артта калыр, дип ышанам.

1 Май бәйрәме көнендә барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, уңышлар телим. Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән сезне! Беренче Май белән! 

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X