erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Металл” ширкәте җитәкчесе Фәнис Гарәфиевның Яңа ел котлавы

30 декабря 2019, 12:04

1431

0

0

“Металл” ширкәте җитәкчесе Фәнис Гарәфиевның Яңа ел котлавы

“Металл” ширкәте җитәкчесе Фәнис Гарәфиев:

– Зур адымнар белән Яңа ел якынлаша. Төрле-төрле утлар сирпеп торган гүзәл чыршылардан ук бәйрәм рухы сизелә башлады. 2020 елны барыбызга да сау-сәламәт булып, исән-имин каршы алырга, яңа елда тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын. Барчабызга да. 

2019 елда безнең коллектив матур күрсәткечләргә иреште. Юк, монда сүз акча санау турында бармый. Сатып алучылар безгә мөрәҗәгать итә икән, без моңа шат, димәк, без күрсәткән хезмәт аларны канәгатьләндерә. Әмма иң мөһиме, без аларга шатлык өләшәбез. Ничекме? Карагыз сез йорт түбәләрен, капка-коймаларны? Урам буйлап үткәндә матурлыклары белән күзләрне сөендерә. Шул йортлар хуҗаларын шатландыра алганбыз икән, зур бәхет түгелмени ул?

Киләсе елда да шундый рухта дәвам итик, дуслар. Елыбыз шаулап үтсен, авырлыклар алдында баш имичә, горур булып яшик. Онытмыйк, зур дулкыннарны да ерып бара алырлык көчле рухлы халык. Бәйрәм белән, райондашлар!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X