erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рафаэль Әдһәм улын КОТЛЫЙБЫЗ!

08 мая 2020, 13:35

2134

0

2

Рафаэль Әдһәм улын КОТЛЫЙБЫЗ!

Хөрмәтле Рафаэль Әдһәм улы!

Без сезне тормышыгызда иң матур, иң бәхетле, иң тантаналы көнегез, олы юбилеегыз – 60 яшь тулган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Сез, 20 ел дәверендә “КСМ” ширкәтен җитәкләп, үзегезнең намуслы фидакарь хезмәтегез белән Арча шәһәрен төзекләндерүгә зур өлеш керттегез. Шушы вакыт эчендә сез үз эшегезнең чын остасына әверелдегез, коллективта зур хезмәт казандыгыз. Хезмәттә чыныккан, зур тәҗрибә туплаган, кирәк чакта яхшы киңәшләрегез, төпле фикерләрегез белән һәрчак ярдәмгә килергә әзер, киң күңелле, ачык йөзле, һәрберебезгә үрнәк булырдай шәхес Сез.

Алдагы тормышыгызда куаныч-сөенечләр, бетмәс көч, туганнарыгызның күңел җылысын тоеп, тормыш иптәшегез Дания апа белән бергә балаларыгызның шәфкатен, игелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тигез гомер итүегезне телибез. Һәрвакыттагыча шундый мәрхәмәтле, көләч  йөзле, яшь  күңелле булып калыгыз!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Иң изге теләкләр белән Арча “КСМ” ширкәте коллективы.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X