erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов райондашларны Яңа ел белән котлый

30 декабря 2019, 13:57

1303

0

0

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов райондашларны Яңа ел белән котлый

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов:

– 2019 ел Театр елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында район мәдәният учреждениеләре төрле күңел ачу чаралары белән генә түгел, ә спектакльләр кую белән дә мәш килде. Үзешчәннәребез тәкъдим иткән спектакльләрне тулы заллар белән яратып карадылар. Быел яңадан авыл мәдәният учреждениеләре үзешчәннәрне туплап яңа спектакльләр куя. Моннан тыш бәйгеләр дә дәвам итә. Яңадан сәхнәгә өлкәннәрне күтәрдек. “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” дигән район бәйгесендә замана бабайларын билгелибез.

Арча ягы элек-электән талантларга бай булган, дип сөйлибез. Хәзер дә аларны барлауны дәвам итәбез. Чыннан да, сәнгатькә гашыйк кешеләр күп бездә. Төрле бәйгеләрдә яулаган җиңүләребез шуның ачык мисалы.

Яңа 2020 елга да мәдәният өлкәсендә зур планнар белән керәбез. Ул ахырына кадәр матур вакыйгаларга, мәдәни чараларга бай булыр, дип ышандыра алам. Барлык райондашларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, якты көннәр, матур өметләр, күңел тынычлыгы телим. Сәламәт булыгыз, янып яшәгез, балкып торыгыз, күңелегез һәрчак көр булсын. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X