erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Римма Никитична Надершинага 70 яшь!

09 февраля 2023, 13:57

663

0

0

Римма Никитична Надершинага 70 яшь!

Элекке хезмәттәшебез Римма Никитична Надершинага 70 яшь! Аны шушы олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Хезмәт юлын авыл мәктәбендә укытучы булып башлаган ул. Аннан язмыш аны “Арча хәбәрләре” район газетасы редакциясенә китерде. Бездә ул озак еллар рус телендә газета чыгару буенча мөхәррир урынбасары булып эшләде. Тырыш, белемле, туры сүзле, олы җаваплылык хисенә ия, кешеләргә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел  Римма Никитична белән эшләгән елларны еш искә алабыз. Аның белән элемтәдә торабыз.

Римма Надершина эшләгән вакытында да рус телендә мәкаләләр яза иде, әле дә кызыклы язмаларын җибәреп тора. Аның хәзерге эшчәнлеген күреп сокланабыз. Тынгы белмәс җан ул. Кайчак ничек барысына да өлгерә икән, дибез. Мәчеттә дини белем бирә, ике дә уйламыйча ерак юлларга чыгып китеп, дөнья гизеп кайта, китап чыгарды... Без белмәгәннәре әле күпмедер.  

Римма Никитична, киләчәк тормышыгызда сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар, бәрәкәтле тормыш телибез. Гел шулай тынгы белмәс җан булып, һәр туган көнгә сөенеп, балаларыгыз, оныкларыгызның игелекләрен күреп яшәргә, дәртләнеп эшләргә язсын. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.

 “Арча хәбәрләре” һәм “Арча“ радиосы редакцияләре коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X