Арск-Информ
  • Рус Тат
  • САБИРОВ Гәбделбәр Гарифҗан улын 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

    --, 24 сентябрь 2021 - 08:27
    357
    0
    0

    Яңа Кенәр авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз САБИРОВ Гәбделбәр Гарифҗан улын 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

    Сабыр холыклы, киң күңелле, тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән озын гомер, әниебез белән тигезлектә яшәвегезне телибез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып, безнең янәшәдә кадер-хөрмәттә озак еллар яшәргә язсын.

    Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып аталарча кайгыртканың өчен зур рәхмәт сиңа, әти.

    Сине яратып, тормыш иптәшең Фәния, кызларың Зөлфия, Лилия, кияүләрең Фәрит, Нияз, оныкларың Фәрһад-Анна, Илсаф, Зәринә, Зилә, кодагыең.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: